Портал:Татар тарихы/Кереш сүз

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар тарихы/Кереш сүз latin yazuında])
Әнкараның Гази университетындагы (төрк.) Билге ханга куелган һәйкәлташы репликасы, Төркия байрагы Төркия

Татарлар (Tatarlar) — күбесенчә Авразия кыйтгасында яшәгән төрки халык.

Дөньяда саннары якынча 7 млн., алардан Россия байрагы Россия Федерациясендә як. 5,3 млн., Идел-Урал якларында як. 4,6 млн. дип исәпләнелә. Русиядә сан буенча икенче халык.

Татарлар төркемнәре буларак Идел буе-Урал, Себер, әстерхан, Кырым татарлары, нугайлар, Польша–Литва татарлары, керәшен татарлары, Касыйм татарлары, мишәрләр һ.б. билгеле. Идел-Урал татарларында болгарлар һәм башка һун кабиләләре, скифлар, сарматлар, хәзәрләр, аланнар, монголлар һәм бәлкем башка халыклар каннары акканы уйланыла.

Татарлар тарихы чыганаклары отуз татар токуз татар рәвешендә Күлтәгин (ингл.) һәм абыйсы Билге ханга (ингл.) куелган VIII гасыр бер-берсенә охшаш һәйкәлташлардагы язулардан башлана, Орхон елгасы үзәнлеге (ингл.).

Бу язулар 1889 елда / Россия империясе галиме Николай Ядринцев (рус.) экспедициясе тарафыннан табыла, чыгышы буенча Пруссия патшалыгыннан булган алман Вилһелм Радлов тарафыннан бастырыла, 1893 елда Дания байрагы Данияле филологы Вилһелм Томсен (ингл.) тарафыннан ачыкланыла.

ЮНЕСКОның Бөтендөнья мәдәни мирасы объектлары исемлегенә кертелгән Монголия байрагы Монголияның Орхон елгасы үзәнлеге күренеше