Равил Сыртланов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Равил Сыртланов latin yazuında])
Равил Сыртланов
Туган 29 октябрь 1877(1877-10-29)
Уфа губернасы, Россия империясе
Үлгән 20 июнь 1916(1916-06-20) (38 яшь)
Витебск гөбернәсе, Россия империясе
Үлем сәбәбе сугышта үлгән[d]
Әлма-матер Михаил артиллерия укуханәсе[d]
Һөнәре гаскәрбашы
Катнашкан сугышлар/алышлар Рус-япон сугышы

Сыртланов Равил Шаһихәйдәр улы (29 октябрь 1877 ел20 июнь 1916 ел) — Россия империясының хәрби эшлеклесе, 2016 елның башыннан Ровно җәяүле полкы командиры. 1904-1905 еллардагы рус-япон сугышында катнашкан һәм Беренче дөнья сугышында батыр һәлак булган сугышчы. Генерал‑майор (1916). Россия империясының 4‑нче дәрәҗә Изге Георгий (1917), 3‑нче (1913) һәм 4‑нче (1905) дәрәҗә Изге Анна, 3‑нче дәрәҗә Изге Станислав (1912) орденнары кавалеры.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Равил Шаһихәйдәр улы Сыртланов 1877 елның 29 октябрендә Уфа губернасы Бәләбәй өязе Шланлыкүл авылында морзалар гаиләсендә туган. Сыртлановлар нәселеннән, Шаһихәйдәр Шаһигардан Сыртлановның улы, Галиаскар Шәйхиләр улы Сыртлановның энесе.

2-нче Ырынбур кадет корпусын, 1898 елда Михайловск артиллерия училищесын, 1905 елда Генераль штабның Николая академиясеннән[1] (икәүләп дә — Санкт-Петербург) тәмамлаган.

1895-1916 елларда рус армиясендә. 1898 елда алып лейб-гвардия 3‑нче артиллерия бригадасында, 1905 елда декаберендә — 1‑нче Ташкент резерв батальонында, 1907 елда — 1-нче Төркестан армия корпусы штабында, 1912 елда маеннан — Төркестан хәрби округы штабында хезмәт итә[2], сентябрендә — Алексеевск хәрби училищесында (Мәскәү) укыта.

1915 елда октябрендә белән 22‑нче җәяүле дивизия штаб начальнигы вазифасын башкаручы, 1916 елда башыннан — 166-нчы Ровно җәяүле полкы командиры. 20 июньдә Скобов авылы янында Сыртлановның полкы белән дошманның ныгытылган позициясына һөҗүмгә барганда һәлак була.

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Атасы: Шаһихәйдәр Шаһигардан улы Сыртланов
  • Агасы: Галиаскар
  • Энесе: Йосыф

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 4‑нче дәрәҗә Изге Георгий ордены (1917)
  • 3‑нче дәрәҗә Изге Анна ордены (1913)
  • 4‑нче дәрәҗә Изге Анна ордены (1905)
  • 3‑нче дәрәҗә Изге Станислав ордены (1912)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ильясова А. Я. Дворяне из башкир.// История башкирского народа: в 7 т./ гл. ред. М. М. Кульшарипов. — С.-Пб.: Наука, 2011. — Т. IV. — С. 292. — 400 с. — ISBN 978-5-02-038276-3.
  2. Усманова Д. М. Сыртланов Шахайдар Шахгарданович.//Государственная дума Российской империи: 1906—1917: Энциклопедия.. — М.: Российская политическая энциклопедия (РОССПЭН), 2008. — С. 600. — 735 с. — ISBN 978-5-8243-1031-3.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ярмуллин А. Ш. Сыртланов Рауил Шаһихәйҙәр улы // Башҡорт энциклопедияһы — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
  • Ярмуллин А. Ш. {{{башлык}}}.
  • Сыртланов Равиль Шах-Айдарович//. Русская армия в Первой мировой войне (2015-04-04). 30 май 2015 тикшерелгән.(рус.)