Шланлыкүл

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шланлыкүл latin yazuında])
Шланлыкүл
Карта
Ил Россия
Җөмһүрият Башкортстан
Район Бүздәк районы
Координатлар 54°35'42"тн, 54°26'3"кнч
Халык саны 283 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав мөселман-сөнниләр
Сәгать кушагы UTC+5, җәен UTC +6
Почта индексы 452722

ШланлыкүлБашкортстанның Бүздәк районындагы татар авылы, авыл җирлеге үзәге. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 251 кешенең яшәве мәгълүм.

Тарихи мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тарихи яктан авыл ике өлештән тора: бер өлештә мишәрчә сөйләшә торган төмәннәр яши, икенче башта – минзәлә сөйләшендә сөйли торган типтәрләр. Төмәннәр, җирне сатып алу килешүендә расланганча, биредә мәңгелеккә килеп төпләнгәннәр.[1] Төп нәселләр: Кутушевлар, Мамлеевлар (морзалар), Дашкинннар, Кудашевлар (кенәзләр).

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1917 елда үткәрелгән авыл хуҗалыгы исәбен алу мәгълүматларыннан Уфа губернасы Бәләбәй өязенең Богады вулысы, Шланлыкүл авылында 253 хуҗалыкта 1600 кеше яши, шул исәптән 143 хуҗалыкта 961 мишәр, 100 хуҗалыкта 585 типтәр, 10 хуҗалыкта 54 башкорт.[2]

Өч ел узуга, 1920 елда Бүздәк вулысы, Уфа губернасы Бәләбәй өязенең Бүздәк вулысы, Шланлыкүл авылында 248 хуҗалыкта 1434 кеше яши, шул исәптән 138 хуҗалыкта 830 мишәр-татар, 109 хуҗалыкта 589 татар, 4 хуҗалыкта башкорт.[3]

Халык саны
2010[4]
251

2002 елда 68% халык рәсми рәвештә татарлар итеп яздырылган, «башкорт» – 30%.

Авылның атаклы кешеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Географик урынлашу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • район үзәгенә кадәр (Бүздәк): 8 км
  • авыл советы үзәгенә (Иске Богады): 5 км
  • якындагы тимер юл станциясенә (Бүздәк): 6 км

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]