Риҗел Кентавр
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Кентавр α системасының йолдызлары Кояш белән чагыштырганда
Риҗел Кентавр (гарәп. رجل القنطور риҗл әл-қәнтәур — «Кентаврның аягы»[1], лат. Rigil Kentaurus; Кентавр α, Кентавр альфасы, α Cen) — Кояшка иң якын булган Кентавр йолдызлыгындагы йолдыз системасы. Бу система өч әгъзадан тора: тыгыз куш йолдыз Кентавр α A белән Кентавр α B һәм гади күз белән күренүчән кызыл кәрлә Кентавр Проксимасы. Йолдызның тулай күренмә йолдызча зурлыгы −0,27m тәшкил итә һәм ул бу күрсәткеч буенча күк йөзендә өченче йолдыз.
[үзгәртү] Искәрмәләр
- ↑ Риҗел — аяк. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 481.
| Бу йолдыз турында мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |