Роза Салихова (1944)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Роза Салихова (1944) latin yazuında])
Роза Салихова
Туган телдә исем рус. Роза Галямовна Салихова
Туган 24 сентябрь 1944(1944-09-24)[1] (79 яшь)
Түбән Новгород, РСФСР, СССР[1]
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Мәскәү дәүләт өлкә университеты[d]
Һөнәре очмалытупчы, пляж волейболчысы

Роза Галләм кызы Салихова (1944 елның 24 сентябре, Түбән Тагил, Свердловск өлкәсе, РСФСР, ССРБ) — совет волейболчысы, ике тапкыр Олимпия чемпионы (1968 һәм 1972), 1970 елгы дөнья чемпионы, 1973 елгы Дөнья кубогы иясе, ике тапкыр Европа чемпионы, 6 тапкыр ССРБ чемпионы. ССРБ Атказанган спорт мастеры (1968).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Роза Салихова 1944 елның 24 сентябрендә Свердловск өлкәсенең Түбән Тагил шәһәрендә туа. Волейболчы карьерасын 1963 елда «Труд» (1966 елдан — «Уралочка») командасында башлый. 1969—1977 елларда — Мәскәү «Динамо»сы уенчысы. «Динамо» өчен чыгыш ясап, 6 тапкыр ССРБ чемпионы була һәм 7 тапкыр Европа Чемпионнары кубогы ярышларында җиңү яулый.

Рәсми турнирларда 8 ел дәвамында — 1966 елдан 1974 елга кадәр чыгыш ясый һәм берничә тапкыр эре халыкара ярышларда җиңүче һәм призёр була, шул исәптән ике тапкыр Олимпия чемпионы (1968 һәм 1972), 1970 елгы дөнья чемпионы, 1973 елгы Дөнья кубогы иясе, ике тапкыр Европа чемпионы була.

1971 елда Мәскәү өлкә педагогия институтын тәмамлый. 1977 елда спорт карьерасы тәмамланганнан соң, «Буревестник» командасы тренеры (Мәскәү өлкәсе), ә аннары Зеленоград шәһәренең балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә эшли.

2014 елда Роза Салихова Волейбол Дан залына (ингл. The Volleyball Hall of Fame) кертелә, шундый хөрмәткә лаек булган дүртенче совет волейболчысы була (Инна Рыскаль, Нина Молева һәм Людмила Булдакова соң)[2].

Казанышлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Клуб составында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 6 тапкыр ССРБ чемпионы: 1970—1973, 1975, 1977;
  • 1974 елгы ССРБ чемпионатының көмеш призёры;
  • 7 тапкыр Европа Чемпионнары кубогы ярышларының җиңүчесе: 1969—1972, 1974, 1975, 1977;
  • 1973 елгы Европа Чемпионнары кубогы көмеш призёры.

Җыелма команда составында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • ике тапкыр олимпия чемпионы: 1968, 1972;
  • 1970 елгы дөнья чемпионы;
  • 1974 елгы дөнья чемпионатының көмеш призёры;
  • 1973 елгы Дөнья кубогы җиңүчесе;
  • ике тапкыр Европа чемпионы: 1967, 1971;
  • 1976 елгы ССРБ чемпионатының бакыр призёры, «Динамо» ДСО җыелма командасы составында;
  • 1975 елгы ССРБ халыклары Спартакиадасының Мәскәү җыелма командасы составында бакыр призёры.

Бүләкләр һәм мактаулы исемнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Волейбольный Зал славы — 1987.
  2. Легенды волейбола. Роза Салихова принята в Зал Славы.. әлеге чыганактан 2014-10-19 архивланды.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Волейбол: Энциклопедия / Сост. В. Л. Свиридов, О. С. Чехов. — Томск: Компания «Янсон», 2001.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]