Светлана Хәкимова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Светлана Хәкимова latin yazuında])
Светлана Хәкимова
Туган 26 июнь 1963(1963-06-26) (60 яшь)
Иске Сәпәш, Әлшәй районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Уфа дәүләт сәнгать институты
Һөнәре актёр
Эш бирүче Башкорт дәүләт академия драма театры

Хәкимова Светлана Фәрит кызы (21 июнь 1963 ел) — театр актеры, 1991 елдан Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академиягә драма театры актрисасы. Башкортстан Республикасының халык артисты (2006).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Светлана Фәрит кызы Хәкимова 1963 елның 21 июнендә Башкорт АССРның Әлшәй районы Иске Сәпәш авылында туган.

1991 елда хәзерге Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтын (педагогы Рифкать Исрафилов) тәмамлый.

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында эшли башлый һәм бүген дә хезмәтен бу иҗади коллективта дәвам итә[1].

Җырчы буларак концертларда даими чыгыш ясый. Светлана Хәкимова башкорт халык җырларын һәм беренчел чиратта Салават Низаметдинов,бөек татар композиторы Сара Садыкова, Рим Хәсәнов, шулай ук башка композиторлар әсәрләрен зур осталык белән башкара.

Спектакльләрдәге рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Галиябану («Галиябану»),
  • Сәрби («Яшь йөрәкләр» — «Молодые сердца», Ф. Бурнаш),
  • Карлыгач («Карлыгач» драмасы, Баязит Бикбай),
  • Лалә («Асылъяр» — «Возлюбленная», М. Фәйзи),
  • Ана («Артур + Нэнси» — Ә. Дилмөхәмәтова),
  • Акйондоз («Озын-озак балачак» — М. Кәрим),
  • Лючия («Елый белмәгән хатын» — Б. Э. Де Филиппо),
  • Бикәй («АК пароход» — Ч. Айтматов),
  • Гөлфинә («МИН — ХАТЫН — КЫЗ»),
  • Альбина («БӘХЕТ ХАКЫ»),
  • Гөлшат (" ИКЕ ТӨШ "),
  • 3-нче («ЙОСЫФ ҺӘМ ЗӨЛӘЙХА»)
Лирик-комик рольләре
  • Сандугач («Тиле яшьлек» — «Озорная молодость», Ибраһим Абдуллин; дебют, 1991)
  • Сәрвәр («Башмагым» — Х. Ибраһимов)
  • Мәрьям Иршатовна («МИН СИНЕКЕ генә БУЛАМ»)
  • Марсела («Әкәмәтле сөю» — Лопе де Вега)
  • Сәрия («Сөям, сагынам!..» — М. Гыйләҗев)
Тирән драматик рольләре
  • Хәлимә («Сөю сәгате сукканда» — «В ожидании часа любви», Флорид Бүләков)
  • Алтынай («Өзелгән туй» — «Прерванная свадьба», Зинира Атнабаева)
  • Негина — («Ак канатлы хыялым» — «Белокрылая моя мечта»
  • Әлфия («...Шәйморатов-генерал» — «...Шаймуратов-генерал»)
  • Сәлиха («ӘХМӘТЗӘКИ ВӘЛИДИ ТУГАН»)
  • Гайниса («Гомер алда әле» — В. Жеребцов).

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстан Республикасының халык артисты (2006)
  • Башкортстан Республикасының атказанган артисты (1997)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]