Сөмбел (фильм)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сөмбел (фильм) latin yazuında])
Сөмбел

фильмның 3 төп герое: Байрас (с), Сөмбел, Булат
Режиссёр Рәшит Маликов, Рамил Фазлыев
Продюсер Миләүшә Айтуганова, Улугбек Абдуллаев
Сценаричы Рәшит Маликов, Илфат Камалиев
Баш ролләрдә Сабина Асанова
Динар Хөснетдинов
Айдар Вәлиев
Әнвәр Мәүләнов
Рәмзия Закирҗанова
Фирүзә Зинәтуллина
Инсаф Фәхретдинов
Оператор Азат Дәүләтшин, Әмир Галиәскаров
Киноширкәт Җитештерү:
Татаркино +
O‘zbekkino
(Buxoriylar kinostudiyası)

Нәрсәгә
нигезләнгән
Зифа Кадыйрова әсәре
Озынлык 70 мин
Ил Россия байрагы РФ / Татарстан байрагы Татарстан / Үзбәкстан байрагы Үзбәкстан
Тел татарча

«Сөмбел» (рус. Сумбуль, үзб. Sumbul) — нәфис фильм, драма, режиссерлар Рәшит Маликов (Үзбәкстан), Рамил Фазлыевларның 2019―2020 елларда Зифа Кадыйрованың «Сагынырсың ― мин булмам» әсәре буенча төшергән фильмы. «Татаркино» дәүләт мәдәният бюджет учреждениесенең беренче халыкара проекты ― фильм Үзбәкстан белән бергә төшерелгән[1].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нәфис фильмның күренешләре Мамадыш районы Шәдче һәм Җөри авыллары территориясендә һәм Бохарада төшерелгән.

Төп роль булган Сөмбелне Ташкентның рус телле Яшьләр театры актрисасы, милләте белән кырым татары Сабина Асанова, төп рольләр булган Булат белән Байрасны Татарстан актерлары уйнаган[2]. Кинода өч тел (татар, рус, үзбәк) һәм субтитрлар кулланыла.

Китаптагы версия белән кино версиясендә аермалыклар бар. Китапта бертуганнар булган Булат белән Байрасның фильм ахырында бертуган булмавы ачыклана. Үзбәкстан ягы: «Безнең халыкта ике бертуганга бер үк кызны яратырга ярамый, бу хәрам», дигәч, Татарстан ягы үзгәреш кертергә ризалаша[3].

«Сөмбел» фильмы премьерасы 2020 елның 24 — 30 август көннәрендә узган ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Татарстан киносы көннәре»ндә Казанда була [4].

Кыскача сюжеты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сөмбел белән Булат бер-берсенә гашыйк булалар. Сөмбелнең баласы туа. Әмма Булат (Арсланов) мәхәббәтенә хыянәт итә. Хыянәтне кичерә алмаган Сөмбел нәни улы белән Бохарага китеп бара. Арслановларның икенче уллары ― Булатның бертуганы Байрас та Сөмбелгә гашыйк. Ул яшь хатын артыннан Бохарага китә. Булат ялгышын аңлый, әмма соң була.

Бюджет[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Проект бюджетының яртысы ― Үзбәкстаннан, яртысы ― Татарстаннан. Ягъни, режиссерны, Үзбәкстан артистларын, андагы съемкаларны Үзбәкстан ягы түли. Татарстанда барган съемкаларны Татарстан ягы түли.

Актёрлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фильмда барлыгы 27 актер катнаша. Кастингта Камал театры, Яр Чаллы театры, Әлмәт театры, Әтнә театры актерлары катнашкан.

Актёр Роле
Сабина Асанова Сөмбел Сөмбел
Динар Хөснетдинов Байрас Байрас
Айдар Вәлиев Булат Булат
Рәмзия Закирҗанова Сөмбелнең әнисе Сөмбелнең әнисе
Инсаф Фәхретдинов Шәүкәт – Булат һәм Байрасның әтисе Шәүкәт – Булат һәм Байрасның әтисе
Илсөя Төхвәтуллина Булат һәм Байрасның әнисе Булат һәм Байрасның әнисе
Әнвәр Мәүләнов ?  ?

Төшерү төркеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Режиссёрлар: Рәшит Маликов, Рамил Фазлыев
  • Сценарий авторлары: Рәшит Маликов, Илфат Камалиев
  • Рәссам: Ленар Гыйлметдинов
  • Операторлар: Азат Дәүләтшин, Әмир Галиәскаров

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]