Тосиро Мифунэ

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тосиро Мифунэ latin yazuında])
Тосиро Мифунэ
Туган телдә исем яп. 三船 敏郎
Туган 1 апрель 1920(1920-04-01)
Кытай
Үлгән 24 декабрь 1997(1997-12-24) (77 яшь)
Токио, Япония[1]
Үлем сәбәбе полиорганная недостаточность[d] һәм ашказаны асты бизе яман шеше[d]
Күмү урыны Кавасаки
Яшәгән урын Япония
Милләт япон
Ватандашлыгы Япония байрагы
Һөнәре актёр
Җефет Sachiko Yoshimine[d]
Өйдәш Мика Китагава[d]
Балалар Сиро Мифунэ[d] һәм Мика Мифунэ[d]
Катнашкан сугышлар/алышлар Икенче бөтендөнья сугышы
Сайт [1]

 Тосиро Мифунэ Викиҗыентыкта

Тосиро Мифунэ (яп. 三船 敏郎) 1920 елның, 1 апрелендә, Кытай — 1997 ел, Митака, Япония) — батыр кыяфәтле ир-атлар ролендә уйнаучы япон киноактёры. Режиссер Акира Куросава төшергән фильмнарда уйнап танылган.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кытайда япон коммерсанты гаиләсендә дөньяга килгән. Далянь шәһәрендә яшиләр. 1939 елны Япония гаскәренә хезмәткә алына. Очкычтан аэро-фотога төшерү белән шөгыльләнгән.

1946 елны Токиога кайта һәм кинофирмага оператор ярдәмчесе итеп урнаша.

Беренче фильмнары 1947 елны чыга. 1948 елны аны Акиро Куросава күреп ала, шул ук елны Тосиро Мифунэ "Исерек фәрештә" фильмында баш рольдә уйный.

Тосиро Мифунэ белән Куросавага дан-шөһрәт 1950 елны, «Расемон» нәфис фильмы белән килә. ТМ юлбасар Тадзёмару ролен башкара.

1951 елны Куросава Достоевскийның «Дивана»сын кинога төшерә. Вакыйгалар Япониягә күчерелә. Тосиро Мифунэ дуамал япон сәүдәгәр малае Рогожинны уйный.

«Җиде самурай» (1954) фильмы шулай ук дөнья буйлап зур уңыш белән бара. Сюжет буенча бер төркем сукбай самурайлар ярлы авылны бандитларның талауларыннан коткара. ТМ ялган самурай Кикутиё ролен уйный.

1965 елда Куросава төшергән «Кызыл сакал» фильмыннан соң режиссер белән Мифунэ арасындагы хезмәттәшлек тәмамлана. Мифунэ самурай образын уйнавын дәвам итә, ә Куросава борынгы феодаль Япония темасын кызыксынмый башлый.

1960 еллар башыннан Мифунэ Европа һәм АКШ киносында актив төшә башлый. «Кызыл кояш» (1971) вестернында Мифунэ япон императоры свитасыннан төшеп калган самурайны уйный, ә Чарльз Бронсон һәм Ален Делон — «Кыргый Көнбатыш»ның явыз башкисәрләрен.

Фильмография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1948 Исерек фәрештә, Drunken Angel
  • 1950 Расемон, Rashomon
  • 1951 Дивана, The Idiot
  • 1965 Кызыл сакал Акахигэ
  • 1971 Кызыл кояш Red Sun
  1. 1,0 1,1 Deutsche Nationalbibliothek Record #123625904 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.