Туман

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Туман latin yazuında])
Туман
Дәүләт  Үзбәкстан
Үзбәк телендә административ берәмлекләр. Икенче дәрәҗәдәге административ берәмлекләрдә составында туман исеме булган 3 субъект күрергә мөмкин

Туман (үзб. Tuman / Туман) ― Үзбәкстанда икенче дәрәҗәдәге административ-территориаль берәмлек (маъмурий бирлик). Урта гасырлардан билгеле. Белоруссия, Россия Федерациясе, Украинада районның, АКШта округның(рус.) аналогы. Бразилия, Испания, Колумбия, Мексика һәм Венесуэлада кулланылган муниципалитетка тиң.

Кагыйдә буларак, Үзбәкстан вилаятьләре (элекке өлкәләре) туманнарга бүленә. Иң күп туман Фәрганә вилаятендә ― 15, иң аз санда туманнар Нәвайи һәм Сырдәрья вилаятьләрендә ― 8 әр. Шулай ук, Үзбәкстан составындагы Каракалпакстан Республикасында туманнарга бүленеше бар. Моннан тыш, Үзбәкстан башкаласы Ташкент шәһәре шулай ук 11 туманга (районга) бүленгән (Алмазар, Бектемир, Мирабад, Мирзо Улугбек, Сергели, Өчтүбә, Чиланзар, Шайхантахур, Юнысабад, Яккасарай, Янгихаёт, Яшнабад туманнары). Үзбәкстанның калган шәһәрләрендә хәзерге вакытта туманнарга (районнарга) административ-территориаль бүленеш юк.[1]

Совет чорында, Үзбәк ССР өлкәләре районнарга бүленгән булган. 1989 елда Үзбәк ССРда үзбәк теле дәүләт теле статусы алганнан соң, тарихи туман терминын этаплап кайтару башлана. 1992 елдан Үзбәкстан Республикасында район исеме туманга алыштырыла.

Үзбәкстан Республикасы Конституциясенең 68 статьясы нигезендә туман административ-территориаль бүленеш буыннарының берсе булып тора. [1]

« O‘zbekiston Respublikasi viloyatlar, tumanlar, shaharlar, shaharchalar, qishloqlar, ovullar, shuningdek Qoraqalpog‘iston Respublikasidan iborat.[2]

Ўзбекистон Республикаси вилоятлар, туманлар, шаҳарлар, шаҳарчалар, қишлоқлар, овуллар, шунингдек Қорақалпоғистон Республикасидан иборат.[3]

Үзбәкстан Республикасы вилаятьләр, туманнар, шәһәрләр, бистәләр, кышлаклар, авыллар, шулай ук Каракалпакстан Республикасыннан гыйбарәт

»

Туман исеме үз көченә кергәннән соң, Үзбәкстанның административ-территориаль бүленешендәге соңгы зур үзгәреш 1999 елда Сырдарья вилаятеннән Яңыабадны Җиззах вилаятенә тапшыру булган.

Туман югары дәүләт органнарының күрсәтмәләрен, карарларын гамәлгә ашыра һәм үти торган төп административ-территориаль берәмлек булып тора һәм вилаять (шулай ук Каракалпакстан, Ташкент) составына керә. Туманнарны җирле үзидарә органнары ― туман хәкимнәре (tuman hokimlari) һәм халык депутатларының туман советлары (xalq deputatlari tuman kengashlari) җитәкли. Туманнарны оештыру һәм бетерү Үзбәкстан Республикасы Олий Мәҗлесе (Oʻzbekiston Respublikasi Oliy Majlisi) ризалыгы белән гамәлгә ашырыла. Туманнарны тиешле вилаять хәкиме билгеләгән һәм туман халык депутатлары советы тарафыннан расланган туман хәкиме җитәкли.

Вилаятьләр буенча туманнар саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Туман (маъмурий бирлик) // Национальная энциклопедия Узбекистана = Ўзбекистон миллий энциклопедияси. — Ташкент, 2000-2005.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]