Фин култыгы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фин култыгы latin yazuında])

Фин култыгы
рус. Финский залив, фин. Suomenlahti, эст. Soome laht, швед. Finska viken
59°53′00″ т. к. 26°06'00" кч. о. (G) (T)
Югарыдагы акваторияБалтыйк диңгезе
ИлләрРусия Русия
Финляндия Финляндия
Эстония Эстония
ТипКултык
Мәйдан29 500 км²
Иң зур тирәнлек121[1] м
Уртача тирәнлек38 м
Тозлылык0,2—9,2[2]
Су җыйгыч мәйданы420 000 км²
Фин култыгы (Балтыйк диңгезе)
[[commons:Category: Gulf of Finland Викиҗыентыкта|Фин култыгы]] Викиҗыентыкта

Фин култыгы (рус. Финский залив, фин. Suomenlahti, эст. Soome laht, швед. Finska viken) — Балтык диңгезенең көнчыгыш өлешендәге култык. Россия, Финляндия, Эстония ярларын юа.

Мәйданы 30 мең км². Озынлыгы 390 км, киңлеге 70—130 км.

Ярлары төньякта кыялы һәм шхера типлы, көньякта һәм көнбатышта тәбәнәк. Култыкның көнбатыш өлеше — Нева култыкчасына Нева, Нарва, Луга елгалары коялар. Тирәнлеге көнбатышта 100 м, көнчыгышта 7 м. Утраулар күп.

Су өстенең температурасы кышын 0° тирәсендә, августта +15…+17°. Ноябрь азагында декабрь уртасында боз белән каплана. Тозлылылгы 2—5‰. Зур көймәләрнең Санкт-Петербург портына керү өчен Фин култыгы Диңгез каналы казылган. Су дәрәҗәсенең биеклеге җилләр вә атмосфера басымы тәэсирендә үзгәреп тора. Мөһим портлар: Санкт-Петербург, Выборг (Русия Русия), Таллин (Эстония Эстония), Һелсинки, Котка (Финляндия Финляндия).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]