Франсуа Олланд
| Франсуа Олланд | |
2012 ел гыйнвары
|
|
| Тулы исеме | François Gérard Georges Nicolas Hollande |
|---|---|
| Һөнәре | сәясәтче, дәүләт эшлеклесе |
| Туу датасы | 12 август 1954 (58 яшь) |
| Туу җире | Руан, Франция |
| Гражданлыгы | |
| Әтисе | Жорж Олланд |
| Әнисе | Николь Триберт |
| Балалары | 1) Томас (1984 елда туган) 2) Клеменс (1985 елда туган) 3) Жульен (1987 елда туган) 4) Флора (1992 елда туган) |
Франсуа́ Жера́р Жорж Николя Олла́нд (фр. François Gérard Georges Nicolas Hollande) — Франция сәясәтчесе, дәүләт эшлеклесе, Франциянең 24 нче президенты. Франция социалистик фиркасенең беренче сәркатибе (1997-2008), Франция Милли җыены депутаты (1988-1993; 1997 елдан), Тюль шәһәренең мэры (2001-2008).
2012 елгы Франция президентын сайлауларында Социалистик фиркадән катнашучы. Николя Саркозиның төп көндәше. Беренче турда ул 28,63% тавыш җыеп (беренче урын), икенче турга уза[1]. Икенче турда Франсуа Олланд җиңү яулый[2].
Тормыш юлы [үзгәртү]
Руан шәһәрендә табиб һәм социаль хезмәткәр гаиләсендә туа. Сәясәт тикшеренүләр институтында (Sciences Po), HEC Paris бизнес-мәктәбендә һәм ENA Милли Идарә мәктәбендә белем ала.
1980 елларда актив сәясәт белән шөгыльләнә башлый. 1984 ел елдан Хисап палатасы киңәшчесе. 1988-1993 елларда һәм 1997 елдан Франция Милли җыенында эшли. 1997-2008 елларда Франция социалистик фиркасендә баш сәркатиб вазифасын башкара. Фирка эчендә Аурупа берлеге конституциясен кабул итү мәсьәләсен кузгата. 2001-2008 елларда Тюль шәһәрен җитәкли.
2012 елда Франсуа Олланд Франция президент сайлауларында икенче турда җиңү яулый. 15 майдан ул үз вазифаларына керешә.
Искәрмәләр [үзгәртү]
Сылтамалар [үзгәртү]
| Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: François Hollande (ингл.)
Сез тәрҗемә ярдәме белән бу мәкаләне язып бетереп проектка ярдәм итә аласыз.
|