Хатынь

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хатынь latin yazuında])
Хатынь
Карта
Ил Белорусия
Координатлар 54°20'4"тн, 27°56'37"кнч
Рәсми сайт khatyn.by

Хатынь (белар. Хатынь) - Беларусияның юк ителгән торак пункт, Бөек Ватан сугышы мемориаль комплексы.

Хатынь үтереше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Хатынь үтереше

Совет партизаннары тарафыннан берничә алман хәрбие үтерелүе өчен җәзалау операциясе буларак,[1] 1943-нче елның 22-нче мартында бу авылны Өченче рейх фашистларының Dirlewanger Waffen-SS махсус башкисәрләр һәм украин коллабораниционист милләтчеләреннән торган 118-нче Schutzmannschaft батальоннары басып ала. Партизаннарга булышуда гаепләп, авылның 149 кешесен (шуларның 75е балалар) әвен сараена биклиләр, аңа бензин сибеп, ут төртәләр, кешеләрне тереләй утта яндыралар.[2]. 149 кеше тереләй утта яна, көя.

Шушы урында хәзер элеккеге 26 йорт урынына 26 морҗа гына тырпаеп тора. Һәр морҗада кыңгырау эленгән.

Сугыш чорында нигезенә кадәр яндырылган 185 авылның изге туфрагы Хатыньга китерелгән. Авыл туфраклары янәшә казылган 185 кабергә күмелгәч, Хатынь авыллар каберлегенә әверелә. Бүгенге үле Хатынь — авыллар каберлеге булып санала. Чөнки бу урында хәзер кара морҗалар йортлар-һәйкәлләр булып калыккан.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Исторические «нестыковки» преследуют Хатынь даже спустя 70 лет после трагедии. // interfax.by. әлеге чыганактан 2014-02-21 архивланды. 2015-2-21 тикшерелгән.
  2. Трагедия Хатыни // Сайт Государственного мемориального комплекса «Хатынь» (khatyn.by)(Тикшерелгән 5 октябрь 2010), archived from the original on 2020-06-26, retrieved 2016-07-16