Хәмәл (йолдыз)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Хәмәл (гарәп. رأس الحملрә’с әл-хәмәл — «бәрәннең башы»[1]; Хәмәл α, Хәмәл альфасы, α Ari) — Хәмәл йолдызлыгының иң якты йолдызы. Аның күренмә йолдызча зурлыгы +2,00m тәшкил итә.

Планеталар системасы[үзгәртү]

Бу йолдыз тирәсендә бер зур планета ачылган. Аның иң аз массасы Юпитерныкы 1,8 ± 0,2 массасы, орбитаның зур ярымкүчәре — 1,2 а.б., эксцентриситеты — 0,25, әйләнеп чыгу вакыты — 380,8 ± 0,3 җир тәүлеге тәшкил итә.[2]

Планета
Масса
(MJ)
Радиус
(RJ)
Әйләнеп чыгу вакыты
(көн)
Орбитаның зур ярымкүчәре(а.б.) Орбитаның эксцентриситеты
b 1,8±0,2 ? 380,8±0,3 1,2 0,25±0,03

Тарих һә исемнәр[үзгәртү]

Йолдызның гарәп теленнән алынган исеме Хәмәл (гарәп. حملхәмәл, инг. Hamal, рус. Хамаль) Рәэселхәмәл (гарәп. رأس الحملрә’с әл-хәмәл — «бәрәннең башы») исеменең кыскартылган варианты. Птолемей һәм аның артыннан әл-Бируни йолдызны «Башың астында; Гиппарх аны борында урнаштырды» дип тасвирлады[3].

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. Рәэс — баш; хәмәл — сарык бәрәне. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 489, 680.
  2. B.-C. Lee, D. E. Mkrtichian, I. Han, K.-M.Kim, M.-G. Park. A likely exoplanet orbiting the oscillating K-giant α Arietis. Arxiv.org. Retrieved on 2011-04-27.
  3. Звездный каталог ал-Бируни с приложением каталогов Хайама и ат-Туси // Историко-астрономические исследования. Вып. VIII. — М.: Физматгиз, 1962. — С. 112.