Хәмәл йолдызлыгы
| Хәмәл | |
|---|---|
|
сурәтне зурайтырга өчен чиртегез |
|
| Латинча исем | Aries (иял. к.: Arietis) |
| Кыскартма | Ari |
| Нигез | сарык |
| Туры калкулык | 1сәг 40мин тан 3сәг 22мин кача |
| Авышлык | +9° 55′ тан +30° 40′ кача |
| Мәйдан | 441 кв. градус (39 урын) |
| Иң якты йолдызлар (зурлык < 3m) |
|
| Метеор агымнары | |
| Янәшә йолдызлыклар | |
| Йолдызлык +90° тан −59° кача киңлекләрендә күренә. Русия территориясендә иң яхшы күренүчәнлек вакыты — ноябрь. |
|
Хәмәл йолдызлыгы (гарәп. الحمل әл-хәмәл — «бәрән»[1]; шулай ук Кучкар йолдызлыгы; лат. Aries) — күп кешеләргә мәгълүм зодиак йолдызлыгы. Аның эченә 2 нче дәрәҗә зурлыктагыннан яктырак йолдызлар керми.
Гадәттә, Кояш 19 апрельдән 13 майга кадәр Хәмәл йолдызлыгында була. Иң яхшы күренүчәнлек шартлары көзен. Русиянең бөтен территориясендә күренә.
[үзгәртү] Йолдызлар
Йолдызлыкның өч төп йолдызы — α, β һәм γ Өчпочмак йолдызлыгыннан төньякта урнашалар.
Хәмәл α — Хәмәл (гарәп. راس الحمل — «бәрәннең башы»), йолдызлыкның +2,0m йолдызча зурлыктагы иң якты йолдыз.
Хәмәл β — Шәрәтан (гарәп. الشرطان — «ике ишарә» — элек Хәмәл γ йолдызы белән язгы көн белән төн тигезлеге билгеләде; кучкарның икенче (төньяк) мөгезе), +2,66m йолдызча зурлыктагы куш йолдыз, Җирдән 59,6 яктылык елы ераклыкта урнаша.
Хәмәл γ — Мезартим (элек язгы көн белән төн тигезлеге ноктасына иң якын булган йолдыз булуы сәбәпле «Хәмәлнең беренче йолдызы» дип атады), +4,7m йолдызча зурлыктагы өчле йолдыз, Җирдән 204 яктылык елы ераклыкта урнаша. Йолдыз системасы әгъзалары — Хәмәл γ² һәм Хәмәл γ¹ — +4,75m һәм +4,83m йолдызча зурлыктагы ак йолдызлар, аларның әйләнеп чыгу периоды 5000 елдан артык, бу ике йолдыз тирәсендә исә системаның өченче әгъзасы +9,6m йолдызча зурлыктагы Хәмәл γ C йолдызы әйләнә. Йолдызның икеле булуыны 1664 елда Роберт Гук телескоп аша күреп ачты.
[үзгәртү] Тарих һәм исемнәр
Борынгы греклар карашлары буенча Хәмәл йолдызлыгы — алтын йонлы очучы кучкар Крий катастеризмы. Әл-Бируни үзенең 1030 елда тәмамланган «Мәсгуд канунында» птолемейныкы бор. грек. Κριός сүзене гарәп теленә «хәмәл» сүзе белән тәрҗемә иткән[2]. Татар халкы, бөтен гарәп-мөселман мәдәнияте бер өлеше буларак, йолдызлыкларның гарәп исемнәре кулланды[3]. Советлар чорыннан башлап төрки-татар Кучкар йолдызлыгы исеме да куллана.
[үзгәртү] Искәрмәләр
- ↑ Хәмәл — сарык бәрәне; зодиак тамгалары буенча 22 нче марттан 22 нче апрельгә кадәр була торган вакыт арасы. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 680.
- ↑ Звездный каталог ал-Бируни с приложением каталогов Хайама и ат-Туси // Историко-астрономические исследования. Вып. VIII. — М.: Физматгиз, 1962. — С. 181.
- ↑ Фәкать игенчелек эшләре өчен, кояш хисабы белән яз башыннан башлап, «хәмәл, сәвер, җәүза, саратан, әсәд, сөнбөлә, мизан, гакърәб, кавыс, җәди, дәлү, хут» дип, гарәби исемнәр кулланалар... Шиһабетдин Мәрдҗәни. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар.
| Хәмәл (♈) | Сәвер (♉) | Җәүза (♊) | Саратан (♋) | Әсәт (♌) | Сөмбелә (♍) | Мизан (♎) | Гакрәп (♏) | Кавәс (♐) | Җәди (♑) | Дәлү (♒) | Хут (♓) |
| Еланлы Кеше йолдызлыгы зодиак йолдызлыкларына керми, әмма Кояш аннан үтеп бара |
|
|
|
|---|---|
| Байер | α (Хәмәл) • β (Шәрәтан) • γ (Мезартим) • δ (Ботайн) • ε • ζ • η • θ • ι • κ • λ • μ • ν • ξ • ο • π • ρ¹ • ρ² • ρ³ • σ • τ¹ • τ² • c |
| Флемстид | 1 • 4 • 5 (γ, Мезартим) • 6 (β, Шәрәтан) • 7 • 8 (ι) • 9 (λ) • 10 • 11 • 12 (κ) • 13 (α, Хәмәл) • 14 • 15 • 16 • 17 (η) • 19 • 20 • 21 • 22 (θ) • 23 • 24 (ξ) • 26 • 27 • 29 • 30 • 31 • 32 (ν) • 33 • 34 (μ) • 35 • 36 • 37 (ο) • 38 • 39 • 40 • 41 (c) • 42 (π) • 43 (σ) • 44 (ρ¹) • 45 (ρ²) • 46 (ρ³) • 47 • 48 (ε) • 49 • 50 • 51 • 52 • 53 • 54 • 55 • 56 • 57 (δ, Ботайн) • 58 (ζ) • 59 • 60 • 61 (τ¹) • 62 • 63 (τ²) • 64 • 65 • 66 • Кит 54 • Кит 85 |
| Якындагы | Тигарден йолдызы • TZ • Глизе 109 • GJ 3146 |
| Исемлек | |
|
|
|---|
| Аждаһа • Аккош • Алтын Балык • Андромеда • Әсәт • Бермөгез • Бүре • Вероника Чәчләре • Гакрәп • Ганка • Геркулес • Дельфин • Дәлү • Елан • Еланлы Кеше • Жираф • Җәди • Җәүза • Җилкәннәр • Зур Җидегән • Зур Эт • Йөкче • Кавәс • Калкан • Каракош • Касә • Кассиопея • Кәлтә • Кентавр • Кефей • Кече Ат • Кече Әсәт • Кече Җидегән • Кече Эт • Киль • Кискеч • Кит • Козгын • Компас • Кораб Койрыгы • Корбан Чалу Урыны • Көньяк Балык • Көньяк Өчпочмак • Көньяк Су Аждаһасы • Көньяк Таҗ • Көньяк Хач • Куян • Күгәрчен • Лира • Мизан • Микроскоп • Мич • Насос • Оҗмах Кошы • Октант • Орион • Очучан Балык • Өчпочмак • Пегас • Персей • Почмаклык • Рәссам • Саратан • Сәвер • Сәгать • Секстант • Селәүсен • Сөмбелә • Су Аждаһасы • Сынчы • Табын Тау • Тавис • Тазылар • Телескоп • Торна • Төлке • Төньяк Таҗ • Тукан • Ук • Үгезкөтүче • Хамелеон • Хәмәл • Хут • Һинд • Циркуль • Чебен • Челтәр • Эридан |
|
|
|
|---|---|
| 21 төньяк |
Дөббеләсгар (Кече Җидегән) | Дөббеләкбәр (Зур Җидегән) | Аждаһа | Кефей / Янучан | Кычкыручы / Улаучы (Үгезкөтүче) | Хәер Касәсе (Төньяк Таҗ) | Тезләнүче (Геркулес) | Лира / Кимвал | Таир / Дөҗаҗ (Аккош) | Зателкөрси (Кассиопея) | Персей / Хамил Рәэселгул | Тезген Тотучы (Йөкче) | Еланнарны Тылсымлаучы (Еланлы Кеше) | Хәйя (Елан) | Сәһем / Туку Станы (Ук) | Каракош | Дельфин | Кыйтгателфәрәс (Кече Ат) | Фәрәселзөлҗәнах (Пегас) | Андромеда | Мөсәлләс (Өчпочмак) |
| 12 зодиак | |
| 15 көньяк |
Кит / Сәбгелбәхер | Җәббар / Җәүза (Орион) | Нәһер (Эридан) | Әрнәб (Куян) | Кәлбеләкбәр (Зур Эт) | Кәлбелмөкаддәм (Кече Эт) | Сәфинә (Арго Корабы) | Шөҗаг (Су Аҗдаһасы) | Касә | Гораб (Козгын) | Кентавр | Сәбгъ (Бүре) | Төтәсләвеч (Корбан Чалу Урыны) | Таҗ (Көньяк Таҗ) | Хут (Көньяк Балык) |