Мизан йолдызлыгы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Мизан
Мизан

сурәтне зурайтырга өчен чиртегез

Латинча исем Libra
(иял. к.: Librae)
Кыскартма Lib
Нигез үлчәү
Туры калкулык 14сәг 15мин тан
15сәг 55мин кача
Авышлык −29° 30′ тан
0° кача
Мәйдан 538 кв. градус
(29 урын)
Иң якты йолдызлар
(зурлык < 3m)
Метеор агымнары
Янәшә йолдызлыклар
Йолдызлык +61° тан −90° кача киңлекләрендә күренә.
Русия территориясендә иң яхшы күренүчәнлек вакыты — апрель, ]]май]].

Мизан йолдызлыгы (гарәп. الميزان‎ — «үлчәү»; шулай ук Үлчәү йолдызлыгы; лат. Libra) — Гакрәп һәм Сөмбелә йолдызлыклары арасындагы зодиак йолдызлыгы. Гади күз белән күреп булган 83 йолдызны эченә ала. Йолдызлыкның 4 нче дәрәжә зурлыктан яктырак 5 йолдызы гына булуына карамастан, бу иң күренекле зодиак йолдызлыкларыннан берсе. Кояш бу йолдызлыкта 31 октябрьдән 22 ноябрьгә кадәр була. Иң яхшы күренүчәнлек шартлары апрельмай айларында. Тулысынча Русиянең үзәк һәм көньяк өлкәләрендә күренә.

Әүвәл йолдызлыкның йолдызлары Гакрәп йолдызлыгына кергәннәр. Аерым йолдызлык буларак антик гадәткә шактый соң, безнең чорга кадәр II гасырда керә.

Йолдызлар[үзгәртү]

Йолдызлыкның иң якты йолдызлары турыпочмаклыкны тәшкил итәләр.

Мизан αЗөбанел-Җәнүби (гарәп. الزبن الجنوبي‎ — «көньяк кыскыч»), күренүчән икеләтә йолдыз, аның әгъзалары +5,15 һәм +2,75 йолдызча зурлык белән ялтырыйлар.

Мизан βЗөбанел-Шимали (гарәп. الزبن الشمالية‎ — «төньяк кыскыч»).

Мизан γЗөбанел-Гакрәп (гарәп. الزبن العقرب‎ — «чаян кыскычы»).

Мизан δүзгәрмә йолдыз, аның ялтыравы 4,8 дән 6,0 гача 2,3 тәүлек периодлы үзгәрә.

Мизан σ — үзгәрмә йолдыз.

Мизан α һәм β үлчәүнең «көянтә»се, ә γ һәм σ — «табаклар»ы булып торалар.

Зодиак йолдызлыклары

Хәмәл/Кучкар () | Сәвер/Үгезбозау () | Җәүза/Игезәкләр () | Саратан/Кысла () | Әсәт/Арыслан () | Сөмбелә/Кыз () | Мизан/Үлчәү () | Гакрәп/Чаян () | Кавәс/Укчы () | Җәди/Кәҗәмөгез () | Дәлү/Сукояр () | Хут/Балыклар ()
Еланлы Кеше йолдызлыгы зодиак йолдызлыкларына керми, әмма Кояш аннан үтеп бара