Сөмбелә йолдызлыгы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Сөмбелә
Сөмбелә

сурәтне зурайтырга өчен чиртегез

Латинча исем Virgo
(иял. к.: Virginis)
Кыскартма Vir
Нигез кыз, башак
Туры калкулык 11сәг 31мин тан
15сәг 05мин кача
Авышлык −22° тан
+15° кача
Мәйдан 1294 кв. градус
(2 урын)
Иң якты йолдызлар
(зурлык < 3m)
Метеор агымнары
Янәшә йолдызлыклар
Йолдызлык +68° тан −75° кача киңлекләрендә күренә.
Русия территориясендә иң яхшы күренүчәнлек вакыты — апрель.

Сөмбелә йолдызлыгы (гарәп. سنبلهсөнбелә — «башак»[1]; шулай ук Кыз йолдызлыгы; лат. Virgo) — Әсәт һәм Мизан йолдызлыклары арасындагы экваториаль зодиак йолдызлыгы. Хәзерге дәвердә Сөмбелә йолдызлыгында көзге көн белән төн тигезлеге ноктасы урнашкан.

Гадәттә, Кояш Сөмбеләдә 16 сентябрьдән 30 октябрьгә кадәр була. Иң яхшы күренүчәнлек шартлары мартапрель айларында була. Русиянең бөтен территориясендә күренә.

Йолдызлар[үзгәртү]

Сөмбелә αСпика (лат. spīca virginis — «Кызның ашлык башагы»), йолдызлыкның иң якты йолдызы, +1,04 йолдызча зурлыктагы куш йолдыз. Җирдән якынча 260 яктылык елы ераклыкта тора.

Сөмбелә βЗавиява (гарәп. زاوية العواءзавийәт әл-‘әүва’ — «өрүченең почмагы»[2], рус. Завийява), +3,61 йолдызча зурлыктагы йолдыз. Җирдән 35,6 яктылык елы ераклыкта урнашкан.

Сөмбелә γПоррима (лат. Porrima), безгә иң якын куш йолдызларның берсе (32 яктылык елы ераклыгында), сузылган орбиталы һәм 171 ел периодлы йолдыз. Аның һәр бер кисәге 3,45 йолдызча зурлык белән ялтырый, ә бергә — 2,7 белән.

Сөмбелә δГаүваэ (гарәп. العواءәл-‘әүва’ — «өрүче», инг. Auva), +3,38 йолдызча зурлыктагы ярымдөрес үзгәрмә йолдыз. Җирдән 202 яктылык елы ераклыкта урнашкан.

Сөмбелә εВиндемиатрикс (лат. vindēmiātrix, бор. грек. προτρυγητὴρ — «йөзем җыючы»), +2,83 йолдызча зурлыктагы сары зур йолдыз. Җирдән якынча 102 яктылык елы ераклыкта урнашкан.

Сөмбелә ζҺезе, +3,37 йолдызча зурлыктагы ак йолдыз. Җирдән 73 яктылык елы ераклыкта урнашкан. Үз күчәре тирәсендә гадәттә булмаган тиз 0,5 көн эчендә әйләнеп чыга.

Сөмбелә ηЗавия (гарәп. زاويةзавийәһ — «почмак»[3], инг. Zaniah), +3,89 йолдызча зурлыктагы йолдыз. Җирдән 250 яктылык елы ераклыкта урнашкан.

Әл-Гаүваэ яки «Өрүче» йолдызлар төркеме[үзгәртү]

Мөхәммәд әл-Әхсаси әл-Мөвәккыйт якынча 1650 елда тәмамланган зайичәсендә Сөмбелә βЗавия әл-Гаүваэ (Өрүченең Почмагы), ηСани әл-Гаүваэ (Икенче Өрүче), γЗавия әл-Гаүваэ (Өрүченең Почмагы), δ, ε берлектә — әл-Гаүваэ (Өрүче) исемене йөртәләр.

Тарих[үзгәртү]

Татарлар бу йолдызлыкны гарәп теленнән алып Сөмбелә (гарәп. سنبلهсөнбелә — «башак») дип атыйлар. Советлар чорыннан башлап төрки-татар Кыз йолдызлыгы исеме да куллана. Башка халыкларда бу йолдызлык Кыз (лат. Virgo, рус. Дева) дип атыйлар. Борынгы греклар карашлары буенча бу Кронос һәм Реяның кызы, Персефонаның анасы — Деметраның катастеризмы. Сурәтләрдә Кыз башакны (урнашу буенча Спика йолдызына ярашлы) тота.

Клавдий Птолемей бу йолдызлыкны үзенең «Әлмагест» китабына керткән. Әл-Бируни үзенең 1030 елда тәмамланган «Мәсгуд канунында» птолемейныкы бор. грек. παρθένος исемене гарәп. العذراءәл-‘әҙра’ («гыйффәтле кыз»)[4] сүзе белән тәрҗемә иткән[5].

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. Сөнбелә — август ае, ашлык башагы; сөнбел — башак, ашлык башагы. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 533.
  2. Завия — почмак. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 123.
  3. Завия — почмак. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге.
  4. Газраэ — кыз, гыйффәтле кыз. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге.
  5. Звездный каталог ал-Бируни с приложением каталогов Хайама и ат-Туси // Историко-астрономические исследования. Вып. VIII. — М.: Физматгиз, 1962. — С. 182.

Зодиак йолдызлыклары

Хәмәл/Кучкар () | Сәвер/Үгезбозау () | Җәүза/Игезәкләр () | Саратан/Кысла () | Әсәт/Арыслан () | Сөмбелә/Кыз () | Мизан/Үлчәү () | Гакрәп/Чаян () | Кавәс/Укчы () | Җәди/Кәҗәмөгез () | Дәлү/Сукояр () | Хут/Балыклар ()
Еланлы Кеше йолдызлыгы зодиак йолдызлыкларына керми, әмма Кояш аннан үтеп бара