Сәвер йолдызлыгы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Сәвер
Сәвер

сурәтне зурайтырга өчен чиртегез

Латинча исем Taurus
(иял. к.: Tauri)
Кыскартма Tau
Нигез Үгез
Туры калкулык 3сәг 17мин тан
5сәг 53мин кача
Авышлык −1° 45′ тан
+30° 40′ кача
Мәйдан 797 кв. градус
(17 урын)
Иң якты йолдызлар
(зурлык < 3m)
Метеор агымнары
Янәшә йолдызлыклар
Йолдызлык +89° тан −59° кача киңлекләрендә күренә.
Русия территориясендә иң яхшы күренүчәнлек вакыты — ноябрьдекабрь.

Сәвер йолдызлыгы (гарәп. الثورәҫ-ҫәвр — «үгез»[1]; шулай ук Үгезбозау йолдызлыгы; лат. Taurus) — Орионнан төньяк-көнбатышта, Җәүза һәм Хәмәл йолдызлыклары арасында урнашкан зодиак йолдызлыгы.

Өлкәр һәм Гиадалар[үзгәртү]

Сәвердә ике йолдызлар сибелгән тупланышыӨлкәр һәм Гиадалар урнашалар.

Өлкәр (M45) тупланышы 410 яктылык елы ераклыкта урнаша. Якынча 1000 хисапка алган йолдызны эченә ала (күпләр кабатлы йолдызлар булалар). Барысы тупланышка 3000 йолдыз чамасы керә. Тупланышта кайнар күк йолдызлар күпчелек тәшкил итәләр, аларның 6–7 (иң күбесе 14) гади күз белән күренергә була. Тупланыш йолдызларының гомуми массасы 800 Кояш массасына чамасы тиңдәш.

Гиадалар (C41) тупланышы 150 яктылык елы ераклыкта урнаша. Аның эченә 132 9 нче дәрәҗә зурлыктагы йолдыз һәм 259 моннан тоныграк йолдыз керә. Тупланышның иң якты йолдызлары Сәвернең иң якты йолдызы — Әлдәбәран белән «V» хәрефкә охшашлы фигураны тәшкил итәләр. Әлдабаран үзе тупланышка керми.

Йолдызлар[үзгәртү]

Сәвер αӘлдәбәран (гарәп. الدبرانәд-дәбәран — «иярүче», «Гиадалар артыннан иярүче» күздә тотыла, шулай ук йолдызны Үгезнең Күзе (лат. Oculus Taurī) дип атаганнар; рус. Альдебаран), +0,87m йолдызча зурлыктагы кызгылт-сары йолдыз. Яктылык буенча күк йөзендә 14 нче урында тора. Үзенең иптәше — кызыл кәрлә йолдыз белән 68 яктылык елы ераклыкта урнаша.

Сәвер βӘлнәтых (гарәп. النطحән-нәтх — «чик», «мөгезләрнең чиге» күздә тотыла), +1,65m йолдызча зурлыктагы йолдыз.

Сәвер ηАлкиона (рус. Альциона), Гиадаларның +2,85m йолдызча зурлыктагы иң якты катлаулы йолдыз. Йолдыз системасына дүрт +2,87/+6,3/+8,3/+8,7 зурлыктагы әгъзасы керә. Аларны кечкенә генә телескоп аша күренеп була.

Сәвер ζ — «Көньяк мөгезнең очындагы йолдыз», +2,97m йолдызча зурлыктагы куш йолдыз. Җирдән 417 яктылык елы ераклыкта урнаша.

Тарих һәм исемнәр[үзгәртү]

Сәвер йолдызлыгының нөҗүм харитасы. 1825 ел

Борынгы греклар карашлары буенча Сәвер йолдызлыгы — бу Аурупаны урлап Крит утравына алып китү өчен ак үгезгә әверелгән Зевс. Әл-Бируни үзенең 1030 елда тәмамланган «Мәсгуд канунында» птолемейныкы бор. грек. Ταύροσ сүзене гарәп теленә «сәвер» сүзе белән тәрҗемә иткән[2]. Татар халкы, бөтен гарәп-мөселман мәдәнияте бер өлеше буларак, йолдызлыкларның гарәп исемнәре кулланды[3]. Советлар чорыннан башлап төрки-татар Үгезбозау йолдызлыгы исеме да куллана.

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. Сәвер — апрель ае; үгез. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 514.
  2. Звездный каталог ал-Бируни с приложением каталогов Хайама и ат-Туси // Историко-астрономические исследования. Вып. VIII. — М.: Физматгиз, 1962. — С. 182.
  3. Фәкать игенчелек эшләре өчен, кояш хисабы белән яз башыннан башлап, «хәмәл, сәвер, җәүза, саратан, әсәд, сөнбөлә, мизан, гакърәб, кавыс, җәди, дәлү, хут» дип, гарәби исемнәр кулланалар... Шиһабетдин Мәрдҗәни. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар.

Зодиак йолдызлыклары

Хәмәл/Кучкар () | Сәвер/Үгезбозау () | Җәүза/Игезәкләр () | Саратан/Кысла () | Әсәт/Арыслан () | Сөмбелә/Кыз () | Мизан/Үлчәү () | Гакрәп/Чаян () | Кавәс/Укчы () | Җәди/Кәҗәмөгез () | Дәлү/Сукояр () | Хут/Балыклар ()
Еланлы Кеше йолдызлыгы зодиак йолдызлыкларына керми, әмма Кояш аннан үтеп бара

Калып:Сәвер йолдызлары