Андромеда йолдызлыгы
| Андромеда | |
|---|---|
|
сурәтне зурайтырга өчен чиртегез |
|
| Латинча исем | Andromeda (иял. к.: Andromedae) |
| Кыскартма | And |
| Нигез | богаулы хатын Андромеда |
| Туры калкулык | 22h 52m тан 2h 31m кача |
| Авышлык | +21° тан +52° 30′ кача |
| Мәйдан | 722 кв. градус (19 урын) |
| Иң якты йолдызлар (зурлык < 3m) |
|
| Метеор агымнары | |
| Янәшә йолдызлыклар | |
| Йолдызлык +90° тан −37° кача киңлекләрендә күренә. Русия территориясендә иң яхшы күренүчәнлек вакыты — ноябрь. |
|
Андроме́да йолдызлыгы (лат. Andromeda) — күк йөзенең төньяк ярымшардагы йолдызлыгы. Андромедада 2 нче дәрәҗә зурлыктагы өч йолдыз һәм гади күз белән күренеп торган бормалы галактика (Андромеда Томанлыгы) бар.
Эчтәлек |
Андромеда Томанлыгы [үзгәртү]
Йолдызлыкның иң мөһим объект — Андромеда Томанлыгы (M31) бормалы галактикасы үзенең иярченнәре — М32 и M110 кәрлә галактикалары белән. Айсыз төндә ул гади күз белән Андромеда ν йолдыздан көнбатыштарак 1° почмакча ераклыкта күренеп тора. Андромеда Томанлыгыны фарсы астрономы әл-Суфи әле X гасырда күзәтеп алса да, Аурупа астрономлары аны тик XVII гасырның башында табып ачтылар. Бу безгә иң якын бормалы галактика 2,2 млн. яктылык елы ераклыкта тора. Аның яссылыгы безгә карата 15° авышкан, шуңа күрә ул озынча түгәрәк кебек күренә. Әмма ул, бәлки, безнең Галактикага ошый һәм 300 млрд. йолдыз эченә ала, аның диаметры 220 мең яктылык елы тәшкил итә.
Йолдызлар [үзгәртү]
Андромеда α — Әлфәрәс (гарәп. سرة الفرس сөррәт әл-фәрәс — «атның кендеге»[1], «Пегасның кендеге» күздә тотыла; рус. Альферац), +2,02…2,06 йолдызча зурлыктагы Тазылар α² сыман үзгәрмә йолдыз, 96,7 тәүлек әйләнәле куш йолдыз, B8 спектр сыйныфылы аклы-күкле субзур йолдыз. Әлфәрәс 97 яктылык елы ераклыкта урнашкан.
Андромеда γ — Әлганак (гарәп. العناق الأرض әл-‘әнақ әл-’ард — «каракал» (чүл селәүсене); рус. Аламак), +2,26 йолдызча зурлыктагы катлаулы йолдыз. Әлганак 350 яктылык елы ераклыкта урнашкан.
Тарих һәм исемнәр [үзгәртү]
Йолдызлыкның гарәп исеме Мәрьәтел-Мөсәлсәлә (гарәп. المرأة المسلسلة әл-мәр’әт әл-мөсәлсәләһ — «богаулы хатын»[2]).
Искәрмәләр [үзгәртү]
- ↑ Сөррә — кендек; фәрәс — ат (хайван). — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б.
- ↑ Мәрьәт — хатын, хатын-кыз; мөсәлсәл — чылбыр кебек бер-беренә бәйләнгән. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б.
|
|
|
|---|---|
| Байер | α (Әлфәрәс) • β (Мирах) • γ (Әлганак) • δ • ε • ζ • η • θ • ι • κ • λ • μ • ν • ξ (Әзәйл) • ο • π • ρ • σ • τ • υ • φ • χ • ψ • ω • b • c • A |
| Флемстид | 1 (ο) • 2 • 3 • 4 • 5 • 6 • 7 • 8 • 9 • 10 • 11 • 12 • 13 • 14 • 15 • 16 (λ) • 17 (ι) • 18 • 19 (κ) • 20 (ψ) • 21 (α, Әлфәрәс) • 22 • 23 • 24 (θ) • 25 (σ) • 26 • 27 (ρ) • 28 • 29 (π) • 30 (ε) • 31 (δ) • 32 • 34 (ζ) • 35 (ν) • 36 • 37 (μ) • 38 (η) • 39 • 41 • 42 (φ) • 43 (β, Мирах) • 44 • 45 • 46 (ξ, Әзәйл) • 47 • 48 (ω) • 49 (A) • 50 (υ) • 51 • 52 (χ) • 53 (τ) • 55 • 56 • 57 (γ, Әлганак) • 58 • 59 • 60 (b) • 62 (c) • 63 • 64 • 65 • 66 • Персей 6 |
| Якындагы | HH (Росс 248) • GX/GQ (Грумбридж 34) • GJ 1289 |
| Исемлек | |
|
|
|---|
| Аждаһа • Аккош • Алтын Балык • Андромеда • Әсәт • Бермөгез • Бүре • Вероника Чәчләре • Гакрәп • Ганка • Геркулес • Дельфин • Дәлү • Елан • Еланлы Кеше • Жираф • Җәди • Җәүза • Җилкәннәр • Зур Җидегән • Зур Эт • Йөкче • Кавәс • Калкан • Каракош • Касә • Кассиопея • Кәлтә • Кентавр • Кефей • Кече Ат • Кече Әсәт • Кече Җидегән • Кече Эт • Киль • Кискеч • Кит • Козгын • Компас • Кораб Койрыгы • Корбан Чалу Урыны • Көньяк Балык • Көньяк Өчпочмак • Көньяк Су Аждаһасы • Көньяк Таҗ • Көньяк Хач • Куян • Күгәрчен • Лира • Мизан • Микроскоп • Мич • Насос • Оҗмах Кошы • Октант • Орион • Очучан Балык • Өчпочмак • Пегас • Персей • Почмаклык • Рәссам • Саратан • Сәвер • Сәгать • Секстант • Селәүсен • Сөмбелә • Су Аждаһасы • Сынчы • Табын Тау • Тавис • Тазылар • Телескоп • Торна • Төлке • Төньяк Таҗ • Тукан • Ук • Үгезкөтүче • Хамелеон • Хәмәл • Хут • Һинд • Циркуль • Чебен • Челтәр • Эридан |
|
|
|
|---|---|
| 21 төньяк |
Дөббеләсгар (Кече Җидегән) | Дөббеләкбәр (Зур Җидегән) | Аждаһа | Кефей / Янучан | Кычкыручы / Улаучы (Үгезкөтүче) | Хәер Касәсе (Төньяк Таҗ) | Тезләнүче (Геркулес) | Лира / Кимвал | Таир / Дөҗаҗ (Аккош) | Зателкөрси (Кассиопея) | Персей / Хамил Рәэселгул | Тезген Тотучы (Йөкче) | Еланнарны Тылсымлаучы (Еланлы Кеше) | Хәйя (Елан) | Сәһем / Туку Станы (Ук) | Каракош | Дельфин | Кыйтгателфәрәс (Кече Ат) | Фәрәселзөлҗәнах (Пегас) | Андромеда | Мөсәлләс (Өчпочмак) |
| 12 зодиак | |
| 15 көньяк |
Кит / Сәбгелбәхер | Җәббар / Җәүза (Орион) | Нәһер (Эридан) | Әрнәб (Куян) | Кәлбеләкбәр (Зур Эт) | Кәлбелмөкаддәм (Кече Эт) | Сәфинә (Арго Корабы) | Шөҗаг (Су Аҗдаһасы) | Касә | Гораб (Козгын) | Кентавр | Сәбгъ (Бүре) | Төтәсләвеч (Корбан Чалу Урыны) | Таҗ (Көньяк Таҗ) | Хут (Көньяк Балык) |
