Үгезкөтүче йолдызлыгы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Үгезкөтүче
Үгезкөтүче

сурәтне зурайтырга өчен чиртегез

Латинча исем Boötes
(иял. к.: Boötis)
Кыскартма Boo
Нигез сакчы
Туры калкулык 13сәг 30мин тан
15сәг 45мин кача
Авышлык +8° тан
+55° 30′ кача
Мәйдан 907 кв. градус
(13 урын)
Иң якты йолдызлар
(зурлык < 3m)
Метеор агымнары
Янәшә йолдызлыклар
Йолдызлык +90° тан −34° кача киңлекләрендә күренә.
Русия территориясендә иң яхшы күренүчәнлек вакыты — апрельмай.

Үгезкөтүче йолдызлыгы (лат. Boötes, грек. Βοώτης — «үгезле сабанчы» сүзеннән) — күк йөзе төньяк ярымшарының йолдызлыгы. Русиянең бөтен территориясендә күренә.

Астеризмлар[үзгәртү]

Йолдызлыкны зур астеризм оештыра. Аның төрле исемнәре бар — Эскимо, Һава Еланы яки Парашют. Бу астеризм α (Арктур), ε (Изар), δ, β, γ һәм ρ йолдызларыны эченә ала.

μ², β, γ һәм δ йолдызлары исә төзексез дүртпочмакны тәшкил итәләр — Трапециясыман астеризм.

Тарих[үзгәртү]

Борынгы йолдызлык. Борынгы Грециядә аны Арктофилакс («Аю сакчысы», Зур Аю йолдызлыгы күздә тотыла) дип атаганнар. Клавдий Птолемей аны үзенең «Әлмагест» китабына керткән. Йолдызлык Аркад белән бәйләнәләр. Борынгы греклар карашлары буенча Аркад — ул нимфа Каллистоның улы, ул хаталык белән аулауда үзенең анаңны аю кыяфәтендә (аны Гера әверелдерде) эттән тоттырды.