Персей йолдызлыгы
| Персей | |
|---|---|
|
сурәтне зурайтырга өчен чиртегез |
|
| Латинча исем | Perseus (иял. к.: Persei) |
| Кыскартма | Per |
| Нигез | Персей |
| Туры калкулык | 1сәг 22мин тан 4сәг 41мин кача |
| Авышлык | +30° 40′ тан +58° 30′ кача |
| Мәйдан | 615 кв. градус (24 урын) |
| Иң якты йолдызлар (зурлык < 3m) |
|
| Метеор агымнары | |
| Янәшә йолдызлыклар | |
| Йолдызлык +90° тан −31° кача киңлекләрендә күренә. Русия территориясендә иң яхшы күренүчәнлек вакыты — декабрь. |
|
Персей йолдызлыгы (лат. Perseus) — күк йөзендә төньяк ярымшардагы йолдызлык. Йолдызлыкка Горгона Медузаны үтерелгән борынгы грек каһарманы Персей хөрмәтенә исем куштылар. Йолдызлыкта билгеле үзгәрмә йолдыз Әлгул һәм ел саен була торган Персейлылар метеор агымының радианты урнашкан.
Йолдызлар [үзгәртү]
Персей α — Мирфәкъ (гарәп. المرفق әл-мирфәқ — «терсәк»[1], «Персейның терсәге» күздә тотыла; рус. Мирфак), йолдызлыкның +1,79 йолдызча зурлыктагы иң якты йолдызы. Бу сарылы-аклы үтә зур йолдыз 590 яктылык елы ераклыкта урнашкан. Мирфәкъ Кояштан 5000 тапкыр яктырак һәм аның диаметры Кояшныкыннан 62 тапкыр артыграк.
Персей β — Әлгул (гарәп. رأس الغول рә’с әл-гул — «Горгонаның башы»[2] ; рус. Альголь), каплаулы үзгәрмә йолдыз. Аның күренмә йолдызча зурлыгы +2,12 дән +3,39 га кадәр 2,867 көн эчендә үзгәрә. Бу йолдыз 93 яктылык елы ераклыкта урнашкан.
Персей ο — Гатикъ (гарәп. عاتق الثريا гатиқ әҫ-ҫөрәййә).
Тарих [үзгәртү]
Борынгы йолдызлык. Клавдий Птолемей аны үзенең «Әлмагест» китабына керткән. Борынгы греклар карашлары буенча бу Зевс һәм үләчәк хатын Данаяның улы Персейның чагылышы. Персей Гермес һәм Афина ярдәме белән Горгона Медузаны җиңеп чыкты һәм аның башыны алды. Кире кайту юлында ул Кефей һәм Кассиопеяның кызы Андромеданы диңгез ерткычтан коткарды.
Искәрмәләр [үзгәртү]
- ↑ Мирфәкъ — терсәк. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 262.
- ↑ Рәэс — баш; гул — курыкканда күзгә күренә торган әйберләр. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге.
|
|
|
|---|---|
| Байер | α (Мирфәкъ) • β (Әлгул) • γ • δ • ε • ζ • η (Мирам) • θ • ι • κ (Мисам) • λ • μ • ν • ξ (Мәнхиб) • ο (Гатикъ) • π (Горгона Секунда) • ρ (Горгона Тертиа) • σ • τ • φ • χ (шулай ук NGC 884) • ψ • ω (Горгона Кварта) • b • c • d • e • f • g • i • k • l • m • n • o • A |
| Флемстид | 1 • 2 • 3 • 4 (g) • 5 • 7 (χ) • 8 • 9 (i) • 10 • 11 • 12 • 13 (θ) • 14 • 15 (η, Мирам) • 16 • 17 • 18 (τ) • 20 • 21 • 22 (π, Горгона Секунда) • 23 (γ) • 24 • 25 (ρ, Горгона Тертиа) • 26 (β, Әлгул) • 27 (κ, Мисам) • 28 (ω, Горгона Кварта) • 29 • 30 • 31 • 32 (l) • 33 (α, Мирфәкъ) • 34 • 35 (σ) • 36 • 37 (ψ) • 38 (ο, Гатикъ) • 39 (δ) • 40 (o) • 41 (ν) • 42 (n) • 43 (A) • 44 (ζ) • 45 (ε) • 46 (ξ, Мәнхиб) • 47 (λ) • 48 (c) • 49 • 50 • 51 (μ) • 52 (f) • 53 (d) • 54 • 55 • 56 • 57 (m) • 58 (e) • 59 • Йөкче 1 |
| Якындагы | GJ 1068 |
| Башка | S |
| Исемлек | |
|
|
|---|
| Аждаһа • Аккош • Алтын Балык • Андромеда • Әсәт • Бермөгез • Бүре • Вероника Чәчләре • Гакрәп • Ганка • Геркулес • Дельфин • Дәлү • Елан • Еланлы Кеше • Жираф • Җәди • Җәүза • Җилкәннәр • Зур Җидегән • Зур Эт • Йөкче • Кавәс • Калкан • Каракош • Касә • Кассиопея • Кәлтә • Кентавр • Кефей • Кече Ат • Кече Әсәт • Кече Җидегән • Кече Эт • Киль • Кискеч • Кит • Козгын • Компас • Кораб Койрыгы • Корбан Чалу Урыны • Көньяк Балык • Көньяк Өчпочмак • Көньяк Су Аждаһасы • Көньяк Таҗ • Көньяк Хач • Куян • Күгәрчен • Лира • Мизан • Микроскоп • Мич • Насос • Оҗмах Кошы • Октант • Орион • Очучан Балык • Өчпочмак • Пегас • Персей • Почмаклык • Рәссам • Саратан • Сәвер • Сәгать • Секстант • Селәүсен • Сөмбелә • Су Аждаһасы • Сынчы • Табын Тау • Тавис • Тазылар • Телескоп • Торна • Төлке • Төньяк Таҗ • Тукан • Ук • Үгезкөтүче • Хамелеон • Хәмәл • Хут • Һинд • Циркуль • Чебен • Челтәр • Эридан |
|
|
|
|---|---|
| 21 төньяк |
Дөббеләсгар (Кече Җидегән) | Дөббеләкбәр (Зур Җидегән) | Аждаһа | Кефей / Янучан | Кычкыручы / Улаучы (Үгезкөтүче) | Хәер Касәсе (Төньяк Таҗ) | Тезләнүче (Геркулес) | Лира / Кимвал | Таир / Дөҗаҗ (Аккош) | Зателкөрси (Кассиопея) | Персей / Хамил Рәэселгул | Тезген Тотучы (Йөкче) | Еланнарны Тылсымлаучы (Еланлы Кеше) | Хәйя (Елан) | Сәһем / Туку Станы (Ук) | Каракош | Дельфин | Кыйтгателфәрәс (Кече Ат) | Фәрәселзөлҗәнах (Пегас) | Андромеда | Мөсәлләс (Өчпочмак) |
| 12 зодиак | |
| 15 көньяк |
Кит / Сәбгелбәхер | Җәббар / Җәүза (Орион) | Нәһер (Эридан) | Әрнәб (Куян) | Кәлбеләкбәр (Зур Эт) | Кәлбелмөкаддәм (Кече Эт) | Сәфинә (Арго Корабы) | Шөҗаг (Су Аҗдаһасы) | Касә | Гораб (Козгын) | Кентавр | Сәбгъ (Бүре) | Төтәсләвеч (Корбан Чалу Урыны) | Таҗ (Көньяк Таҗ) | Хут (Көньяк Балык) |