Клавдий Птолемей

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Клавдий Птолемей latin yazuında])
Клавдий Птолемей
Туган телдә исем Κλαύδιος Πτολεμαῖος, лат. Ptolemaeus
Әйтелеш
Туган 87 чамасы
Птолемаида Гермийская[d], Рим һәм византияле Мисыр[d], Рим империясе[1]
Үлгән 165(0165)
Искәндәрия[d], Рим һәм византияле Мисыр[d], Рим империясе[2]
Яшәгән урын Искәндәрия[d]
Ватандашлыгы Мисыр
Һөнәре астроном
Эш бирүче Александрия китапханәсе[d]

 Клавдий Птолемей Викиҗыентыкта

Клавдий Птолемей (юнан. Κλαύδιος Πτολεμαῖος, лат. Claudius Ptolemaeus, 87165) — борынгы юнан астрономы, риязиятчы, географ, оптик. 127151 елларда Александриядә яши. Үз чорының иң белемле кешеләрнең берсе.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тормышының күп өлешен ул Рим империясенә кергән Александриядә уздыра.

Әл-Мәҗис[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Птолемейның төп әсәре «Математик система» дип атала. Математик система 13 китаптан тора һәм безнең көннәргә гарәп тәрҗәмәсе аша Әлмагест яки әл-Мәҗис исеме белән килеп җитә.[3] Бу китапта антик чор астромнарының белемнәре системга кертелә һәм гомумиләштерелә. Птолемей кешегә күренә торган Кояш, Ай һәм Кояш системасының тагын биш планетасының хәрәкәтен тасвирлаган математик система кора. Бу теория Платон һәм Аристотельнең космос күзаллавына һәм хәрәкәт аксиомаларына таяна. Платон һәм А. буенча Җир шар формалы, бер урында торып кузгалмый торган һәм җиде күкнең уртасында тора. Күк арасы сфера формасында һәм Җир тирәли, бер суткага й әйләнеш ясап әйләнеп йөри. Птолемей Җирнең әйләнеп йөрүен күз алдына да китерә алмаган, әгәр шулай булса, ди ул, болытлар һәм гомумән биектән төшә торган барча әйберләрне көнбатышка таба алып китәр иде. Планеталар шулай ук Җир алдында түгәрәк орбиталар буенча даими тизлек белән әйләнеп йөри. Күк сфералары әйләнеп йөри торган сыек җисемнәр итеп күзаллана. Каты күк, яки («неподвижных звезд») күге планаталар орбиталары артында тора. Аңардан соң “су күге” (аңардан яңгыр ява), тагын да читтәрәк – беренче двигатель. Космосның иң читендә «бәхил җаннар оясы». Дөнья корылышының бу системасы аңлата алмаган – ни өчен планеталар үзгәреп торган тизлек белән хәрәкәтләнәләр? Ни өчен алар юлын үзгәртә, артка чигенә, мәсәлән. Птолемей шуның өчен, геоцентрик системадан тайпылмыйча деферент һәм эпицикл төшенчәләрен кертә. Планеталар түгәрәк буенча түгел, элмәк сыман маршрут белән йөри – бу идеяне б.э. II гасырда беренче булып Гиппарх әйтә. Птолемейның математик схемасы бик катлаулы була, ләкин ул планеталарның торышын шактый төгәл исәпләргә мөмкинлек биргән һәм 13 гасыр буе фәндә өстенлек иткән. Аларга бары тик XVI гасыр башында ревизия ясала (кара: Коперник). Ул диңгезчеләрнең алыштыргысыз ярдәмчесе була. Альмагест китабында Птолемей меңнән артык йолдызның каталогын төзи, аларны төсе һәм яктысы буенча классларга бүлә.

Оптика һәм география[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Птолемейның харитасы.

Альмагесттан башка Птолемейның “Оптика” һәм “География”се киң билгеле. Сигез китаптан торган “География”се киң билгеле була: ул тулы, киң күләмле географик белемнәрнең белешмәсе. Мәгълүматны Птолемей сәяхәтчеләр хәбәрләренә таянган. Географиядә 8000 географик нокта күрсәтелгән: Скандинавиядән алып Нил чыганакларына кадәр, антлантик океаннан алып Һиндкытайга кадәр. Трактатка өстәмә итеп, бер гомуми һәм 26 махсус Җир өстенең картасы куелган. Птолемей үзе сәяхәтче булмый. Ул Александрия китапханәсендә тупланган чыганаклардан файдалана. География әсәренең латин телендәге кайбер версияләрендә болгарлар дип уйланылган Bulensii халыкның Кара диңгезнең төньяк-көнбатыш яры тирәләрендәге территориядә яшәве күрсәтелә.[4][5][6]

"География"дә греклар йөреп белгән илләр турында азмы-күпме төгәл мәгълүмат бирелгән. Бу яктан аның карталары хәтта 17 гасырда, "Бөек ачышлар заманы"нда әһәмиятен югалтмый. Ә менә греклар белмәгән Җир өлешен Птолемей легендаларга һәм әкиятләргә нигезләнеп сурәтли. Птолемей "География"сенә алданып, Христофор Колумб Кытай һәм Һиндстанга якын юл эзләп йөргәндә, Америка кыйтгасын ача.

Птолемей атмосфера рефракциясе күренешен ачкан. Ул төрле әсбаплар ясап, формуланы эзли, ләкин табалмый.

Әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • әл-Мәҗис (“Математик система”)
  • “География”

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 encyclopedia.comHighBeam Research.
  2. 2,0 2,1 Мактьютор матиматика тарихы әрхибе — 1994.
  3. Казанда “әл-Мәҗис”нең күчермәсе табылды(үле сылтама)
  4. Dobrev, Petar 2001
  5. Fries, Lorenz and Claudius Ptolemy. Tabula IX. Europae(үле сылтама). In: Servetus, Michael. Opus Geographiae. Lyon, 1535.
  6. Germanus, Nikolaus and Claudius Ptolemy. Geographia 2008 елның 8 апрель көнендә архивланган.. Ulm: Lienhart Holle, 1482. (fragment)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]