Дәлү йолдызлыгы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Дәлү
Дәлү

сурәтне зурайтырга өчен чиртегез

Латинча исем Aquarius
(иял. к.: Aquarii)
Кыскартма Aqr
Нигез Сукояр, чиләк
Туры калкулык 20сәг 32мин тан
23сәг 50мин кача
Авышлык −25° 30′ тан
+2° 45′ кача
Мәйдан 980 кв. градус
(10 урын)
Иң якты йолдызлар
(зурлык < 3m)
Метеор агымнары
Янәшә йолдызлыклар
Йолдызлык +65° тан −87° кача киңлекләрендә күренә.
Русия территориясендә иң яхшы күренүчәнлек вакыты — августсентябрь.

Дәлү йолдызлыгы (гарәп. الدلوәд-дәлү — «чиләк»[1]; шулай ук Сукояр йолдызлыгы; лат. Aquarius) — Җәди һәм Хут йолдызлыклары арасында урнашкан зур зодиак йолдызлыгы.

Гадәттә, Кояш 16 февральдән 11 мартка кадәр Дәлү йолдызлыгында була. Иң яхшы күренүчәнлек шартлары августсентябрь айларында. Русиянең үзәк һәм көньяк өлкәләрендә күренә.

Йолдызлар[үзгәртү]

Йолдызлыкта мәгълүм «Чүлмәк» астеризмы — кечкенә Y-сыман 5 йолдызлы төркем. Бу төркемнең үзәктәгесе, Дәлү ζикеле йолдыз.

Дәлү αСәгыделмәлик[2] яки Сәгыделмөлек[3] (гарәп. سعد الملكсә‘д әл-мәлик — «патшаның бәхетлелеге» яки сә‘д әл-мөлк — «илнең бәхетлелеге»[4]; рус. Садальмелик), йолдызлыкның яктырыш буенча икенче йолдызы. Бу сирәк очра торган сары үтә зур йолдыз якынча 800 яктылык елы ераклыкта урнашкан һәм +2,95 йолдызча зурлык белән ялтырый. Аның өслегенең температурасы югары түгел һәм 5240 К тәшкил итә. Йолдызның яктыртучанлыгы Кояшныкыннан 3000 тапкыр артыграк, ә диаметры — 60 тапкыр диярлек зуррак. Аның күренмә «иптәше» бар — 112 почмакча секунд ераклыкта урнашкан +12,2 зурлыктагы йолдыз.

Дәлү βСәгыделсогуд (гарәп. سعد السعودсә‘д әл-со‘уд — «бәхетлелегенең бәхетлелеге»; рус. Садальсууд), йолдызлыкның яктырыш буенча беренче йолдызы. Бу сирәк очра торган сары үтә зур йолдыз якынча 600 яктылык елы ераклыкта урнашкан һәм +2,91 йолдызча зурлык белән ялтырый. Аның өслегенең температурасы югары түгел һәм 5460 К тәшкил итә. Йолдызның яктыртучанлыгы Кояшныкыннан 2200 тапкыр артыграк, ә диаметры — 50 тапкыр зуррак. Аның күренмә ике «иптәше» бар: Дәлү β B — 35,4 почмакча секунд ераклыкта урнашкан +11,0 зурлыктагы йолдыз; Дәлү β C — 57,2 почмакча секунд ераклыкта урнашкан +11,6 зурлыктагы йолдыз.

Өч якын урнашкан йолдыз: Әнеф (Пегас ε), Сәгыделмәлик һәм Сәгыделсогуд бик охшашлы. Алар бер йолдызлар берләшмәсендә (Орион Томанлыгы шикелле) барлыкка килгәннәр һәм аларны соңгы унларча миллион ел тора-бара бер берсеннән ераклаштырды. Бу өч йолдыз безнең Галактика яссылыгына караганда азмы-күпме турыпочмаклап хәрәкәт итәләр.

Дәлү δСак[5] (гарәп. الساقәс-сак — «балтыр», әл-Бируни аны «уң балтырда икедән көньяктагы» дип атады[6]; рус. Скат), йолдызлыкның яктырыш буенча өченче йолдызы. Бу +3,25…+3,29 йолдызча зурлыктагы куш йолдыз якынча 160 яктылык елы ераклыкта урнашкан. Сакның иптәше аның тирәсендә якынча 483 көн эчендә әйләнеп чыга.

Тарих[үзгәртү]

Дәлү йолдызлыгының нөҗүм харитасы. 1825 ел

Татарлар бу йолдызлыкны гарәп теленнән алып Дәлү (гарәп. دلو‎ — «чиләк») дип атыйлар. Советлар чорыннан башлап төрки-татар Сукояр йолдызлыгы исеме да куллана. Башка халыкларда бу йолдызлык Сукояр (лат. Aquarius, рус. Водолей) дип атыйлар. Борынгы Шумерда Сукояр йолдызлыгы — аларның хәл кертә торган су биргән дип уйланма илаһ Ануның чагылышы. Борынгы греклар карашлары буенча Сукояр төрле мифлар каһарманнарыны сурәтләнә, мәсәлән, ГанимедныОлимпта көрәгәче булып калган троялы егетне, ДевкалионныТуфан каһарманыны һәм КекропныАттиканың борынгы патшасыны. Клавдий Птолемей бу йолдызлыкны үзенең «Әлмагест» китабына керткән.

Әл-Бируни үзенең 1030 елда тәмамланган «Мәсгуд канунында» птолемейныкы бор. грек. ύδροχόος исемене гарәп теленә «сакыйб әл-маэ»[7] сүзләре белән тәрҗемә иткән һәм икенче исеме «дәлү» дә китерде[8].

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. Дәлү — 1) су чиләге; 2) зодиак елының бер ае исеме булып 22 нче январьдан 22 нче февральга кадәр булган вакыт, январь ае (созвездие Водолея). — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 114.
  2. Сәгыд — бәхетлелек; мәлик — патша, солтан, хөкемдар. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 120.
  3. Мөлек — ил, өлкә.
  4. Звездный каталог ал-Бируни с приложением каталогов Хайама и ат-Туси // Историко-астрономические исследования. Вып. VIII. — М.: Физматгиз, 1962. — С. 183.
  5. Сак — балтыр, аяк. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. — Б. 497.
  6. Звездный каталог ал-Бируни. — С. 127.
  7. Сакыйб — үтәли чыгучы; сакый — эчерүче, сугаручы, коеп торучы, аракы коеп биреп торучы; маэ — су. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге.
  8. Звездный каталог ал-Бируни. — С. 183.

Зодиак йолдызлыклары

Хәмәл/Кучкар () | Сәвер/Үгезбозау () | Җәүза/Игезәкләр () | Саратан/Кысла () | Әсәт/Арыслан () | Сөмбелә/Кыз () | Мизан/Үлчәү () | Гакрәп/Чаян () | Кавәс/Укчы () | Җәди/Кәҗәмөгез () | Дәлү/Сукояр () | Хут/Балыклар ()
Еланлы Кеше йолдызлыгы зодиак йолдызлыкларына керми, әмма Кояш аннан үтеп бара