Хут йолдызлыгы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Хут
Хут

сурәтне зурайтырга өчен чиртегез

Латинча исем Pisces
(иял. к.: Piscium)
Кыскартма Psc
Нигез балык
Туры калкулык 22сәг 45мин тан
02сәг 00мин кача
Авышлык −7° тан
+33° кача
Мәйдан 889 кв. градус
(14 урын)
Иң якты йолдызлар
(зурлык < 3m)

юк; иң якты
η Psc — 3,62m

Метеор агымнары

Пискилар

Янәшә йолдызлыклар
Йолдызлык +83° тан −57° кача киңлекләрендә күренә.
Русия территориясендә иң яхшы күренүчәнлек вакыты — октябрь.

Хут йолдызлыгы (гарәп. الحوت‎ — «зур балык»[1]; шулай ук Балыклар йолдызлыгы; лат. Pisces) — Дәлү һәм Хәмәл йолдызлыклары арасындагы зур зодиак йолдызлыгы. Гадәттә аны «Төньяк Балык»ка (Андромеда астында) һәм «Көнбатыш Балык»ка (Пегас һәм Дәлү арасында) бүләләр. Хут йолдызлыгында язгы көн белән төн тигезлеге ноктасы урнашкан. Кояш 12 марттан 18 апрельгә кадәр Хут йолдызлыгында була. Иң яхшы күренүчәнлек шартлары сентябрьоктябрь айларында. Русиянең бөтен территориясендә күренә.

Йолдызлар[үзгәртү]

Иң якты йолдызлар +3,6; +3,7 һәм +3,8 күренмә йолдызча зурлык белән.

Хут αӘлришә (гарәп. الرشاء‎ — «бау»; рус. Альриша), икеле йолдыз, 139 яктылык елы ераклыкта урнашкан. Йолдызның A әгъзасы +4,33 йолдызча зурлык, ә B әгъзасы — +5,23 йолдызча зурлык белән ялтырыйлар. Алар уртак масса үзәге тирәсендә 720 еллы период белән әйләнәләр.

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. Хут — 1) диңгездәге бик зур балык; 2) кит балыгы; 3) зодиак тамгалары буенча 22 февральдән 22 нче март арасында булган вакыт. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 667.

Зодиак йолдызлыклары

Хәмәл/Кучкар () | Сәвер/Үгезбозау () | Җәүза/Игезәкләр () | Саратан/Кысла () | Әсәт/Арыслан () | Сөмбелә/Кыз () | Мизан/Үлчәү () | Гакрәп/Чаян () | Кавәс/Укчы () | Җәди/Кәҗәмөгез () | Дәлү/Сукояр () | Хут/Балыклар ()
Еланлы Кеше йолдызлыгы зодиак йолдызлыкларына керми, әмма Кояш аннан үтеп бара