Зайичә
Зайичә (иске тат. زايچﻪ[1], фар. زيج) — Ислам илләрендә йолдызлар җәдвәлләре өчен гомуми атама. Җәдвәлләрдән тыш, зайичәләргә аларны файдалану кагыйдәләрене дә өстәгәннәр.
Зайичәләр тәҗрибә астрономы төрле мәсьәләләр чишелешү өчен кулландылар. Мәсәлән, вакыт үлчәүе (календарь төзү, көн озынлыгы һәм намаз вакыты билгеләүе), географик координатлар һәм кыйбла азимуты табу, күк йөзендә җисемнәр урынларын, аларның тоташуын һәм каршыда торышын, чыгу һәм бату вакытларын, Ай һәм Кояш тотылулар мизгелләрен хисаплау.
Зайичәләрдә яссы һәм сферик тригонометрия мәсьәләләре белән бүлекләре дә булган. Аларга тригонометрик функцияләр арасында төп нисбәтләрене дә керткәнәр. Шуңа күрә зайичәләр тригонометрия дәреслекләре буларак кулланылганнар.
Искәрмәләр [үзгәртү]
- ↑ Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 124.
|
|
|
|---|---|
| 21 төньяк |
Дөббеләсгар (Кече Җидегән) | Дөббеләкбәр (Зур Җидегән) | Аждаһа | Кефей / Янучан | Кычкыручы / Улаучы (Үгезкөтүче) | Хәер Касәсе (Төньяк Таҗ) | Тезләнүче (Геркулес) | Лира / Кимвал | Таир / Дөҗаҗ (Аккош) | Зателкөрси (Кассиопея) | Персей / Хамил Рәэселгул | Тезген Тотучы (Йөкче) | Еланнарны Тылсымлаучы (Еланлы Кеше) | Хәйя (Елан) | Сәһем / Туку Станы (Ук) | Каракош | Дельфин | Кыйтгателфәрәс (Кече Ат) | Фәрәселзөлҗәнах (Пегас) | Андромеда | Мөсәлләс (Өчпочмак) |
| 12 зодиак | |
| 15 көньяк |
Кит / Сәбгелбәхер | Җәббар / Җәүза (Орион) | Нәһер (Эридан) | Әрнәб (Куян) | Кәлбеләкбәр (Зур Эт) | Кәлбелмөкаддәм (Кече Эт) | Сәфинә (Арго Корабы) | Шөҗаг (Су Аҗдаһасы) | Касә | Гораб (Козгын) | Кентавр | Сәбгъ (Бүре) | Төтәсләвеч (Корбан Чалу Урыны) | Таҗ (Көньяк Таҗ) | Хут (Көньяк Балык) |