Зур Җидегән йолдызлыгы
| Зур Җидегән | |
|---|---|
|
сурәтне зурайтырга өчен чиртегез |
|
| Латинча исем | Ursa Major (иял. к.: Ursae Majoris) |
| Кыскартма | UMa |
| Нигез | Җидегән, Аю |
| Туры калкулык | 7h 58m тан 14h 25m кача |
| Авышлык | +29° тан +73° 30′ кача |
| Мәйдан | 1280 кв. градус (3 урын) |
| Иң якты йолдызлар (зурлык < 3m) |
|
| Метеор агымнары | |
| Янәшә йолдызлыклар | |
| Йолдызлык +90° тан −16° кача киңлекләрендә күренә. Русия территориясендә иң яхшы күренүчәнлек вакыты — март. |
|
Зур Җидегән йолдызлыгы (шулай ук тик Җидегән; Зур Аю, лат. Ursa Major) — күк йөзенең төньяк ярымшардагы йолдызлык. Җидегән йолдызлыгының җиде йолдызы чүмечкә охшаган фигураны тәшкил итәләр. Ике иң якты йолдыз — Алиот һәм Дубхе — +1,8m күренмә йолдызча зурлыктагы. Ике читтәге (α һәм β) йолдыз буенча Тимерказыкны табарга мөмкин. Иң яхшы күренүчәнлек шартлары март–апрель айларында була. Русиянең бөтен территориясендә ел буе күренә.
Эчтәлек |
Йолдызлар [үзгәртү]
Җидегән йолдызлыгы мәйданы буенча өченче йолдызлык. Аның иң якты җиде йолдызы Зур Чүмечне тәшкил итәләр. Зур Чүмечнең бөтен йолдызларының үз гарәп исемнәре бар:
- α — Дубхе (бозылган дөбб — «аю», гарәп. كاهل الدّب каһил әд-дөбб — «аюның аркасы»);
- β — Мәрәк (гарәп. المراق — «корсак»; рус. Мерак);
- γ — Фекда («бот», гарәп. فخذ الدب — «аюның боты»);
- δ — Мәгъриз (гарәп. المغرز — койрык «баш»ы; рус. Мегрец);
- ε — Әлҗун (гарәп. الجون — «кара ат»; рус. Алиот);
- ζ — Мизар (гарәп. المئزر — «алъяпкыч», монда койрык «урта»сы; рус. Мицар);
- η — Бәнәтнаш яки Әлкаид (гарәп. القائد بنات النعش ал-каид банат на'ш — «яслатучылар башлыгы»).
Тарих һәм исемнәр [үзгәртү]
Татарларда бу йолдызлыкны Зур Җидегән дип атыйлар. Җидегән — ул җиде карак (бу риваять турында Кече Җидегән йолдызлыгы мәкаләдә укыгыз). Башка халыкларда бу йолдызлыкны Зур Аю (лат. Ursa Major, гарәп. الدب الأكبر әд-дөбб әл-әкбәр, рус. Большая Медведица) дип атыйлар. Йолдызлыкны Зур Аю (Зур Җидегән), якындагы Кече Аю (Кече Җидегән) аермалы буларак, атыйлар.
Борынгы греклар карашлары буенча Зур Җидегән йолдызлыгы — бу Зевсның сөяркәсе аю кыяфәтендә Каллистоның катастеризмы яки аның даясы нимфа Мелиссаның катастеризмы. Әл-Бируни үзенең 1030 елда тәмамланган «Мәсгуд канунында» птолемейныкы бор. грек. άρκτος μεγάλη исемене гарәп теленә «әд-дөбб әл-әкбәр» сүзләре белән тәрҗемә иткән[1]. Татар халкы, бөтен гарәп-мөселман мәдәнияте бер өлеше буларак, әүвәл йолдызлыкның Дөббеләкбәр (иске тат. دﺐالاكبر) гарәп исеме да кулланды[2], әмма хәзерге вакытта бу исем кулланмый.
Әйтем [үзгәртү]
- Җидегән йолдыз җиде әйләнә, Тимерказык урынында.
Искәрмәләр [үзгәртү]
- ↑ Звездный каталог ал-Бируни с приложением каталогов Хайама и ат-Туси // Историко-астрономические исследования. Вып. VIII. — М.: Физматгиз, 1962. — С. 177.
- ↑ Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 120.
|
|
|---|
| Аждаһа • Аккош • Алтын Балык • Андромеда • Әсәт • Бермөгез • Бүре • Вероника Чәчләре • Гакрәп • Ганка • Геркулес • Дельфин • Дәлү • Елан • Еланлы Кеше • Жираф • Җәди • Җәүза • Җилкәннәр • Зур Җидегән • Зур Эт • Йөкче • Кавәс • Калкан • Каракош • Касә • Кассиопея • Кәлтә • Кентавр • Кефей • Кече Ат • Кече Әсәт • Кече Җидегән • Кече Эт • Киль • Кискеч • Кит • Козгын • Компас • Кораб Койрыгы • Корбан Чалу Урыны • Көньяк Балык • Көньяк Өчпочмак • Көньяк Су Аждаһасы • Көньяк Таҗ • Көньяк Хач • Куян • Күгәрчен • Лира • Мизан • Микроскоп • Мич • Насос • Оҗмах Кошы • Октант • Орион • Очучан Балык • Өчпочмак • Пегас • Персей • Почмаклык • Рәссам • Саратан • Сәвер • Сәгать • Секстант • Селәүсен • Сөмбелә • Су Аждаһасы • Сынчы • Табын Тау • Тавис • Тазылар • Телескоп • Торна • Төлке • Төньяк Таҗ • Тукан • Ук • Үгезкөтүче • Хамелеон • Хәмәл • Хут • Һинд • Циркуль • Чебен • Челтәр • Эридан |
|
|
|
|---|---|
| 21 төньяк |
Дөббеләсгар (Кече Җидегән) | Дөббеләкбәр (Зур Җидегән) | Аждаһа | Кефей / Янучан | Кычкыручы / Улаучы (Үгезкөтүче) | Хәер Касәсе (Төньяк Таҗ) | Тезләнүче (Геркулес) | Лира / Кимвал | Таир / Дөҗаҗ (Аккош) | Зателкөрси (Кассиопея) | Персей / Хамил Рәэселгул | Тезген Тотучы (Йөкче) | Еланнарны Тылсымлаучы (Еланлы Кеше) | Хәйя (Елан) | Сәһем / Туку Станы (Ук) | Каракош | Дельфин | Кыйтгателфәрәс (Кече Ат) | Фәрәселзөлҗәнах (Пегас) | Андромеда | Мөсәлләс (Өчпочмак) |
| 12 зодиак | |
| 15 көньяк |
Кит / Сәбгелбәхер | Җәббар / Җәүза (Орион) | Нәһер (Эридан) | Әрнәб (Куян) | Кәлбеләкбәр (Зур Эт) | Кәлбелмөкаддәм (Кече Эт) | Сәфинә (Арго Корабы) | Шөҗаг (Су Аҗдаһасы) | Касә | Гораб (Козгын) | Кентавр | Сәбгъ (Бүре) | Төтәсләвеч (Корбан Чалу Урыны) | Таҗ (Көньяк Таҗ) | Хут (Көньяк Балык) |