Гакрәп йолдызлыгы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Гакрәп
Гакрәп

сурәтне зурайтырга өчен чиртегез

Латинча исем Scorpius
(иял. к.: Scorpii)
Кыскартма Sco
Нигез Чаян
Туры калкулык 15сәг 40мин тан
17сәг 50мин кача
Авышлык −45° 30′ тан
−8° кача
Мәйдан 497 кв. градус
(33 урын)
Иң якты йолдызлар
(зурлык < 3m)

13 йолдыз;
иң яктылар:

Метеор агымнары
  • Хи-Скорпиилар
  • Омега-Скорпиилар
Янәшә йолдызлыклар
Йолдызлык +45° тан −90° кача киңлекләрендә күренә.
Русия территориясендә иң яхшы күренүчәнлек вакыты — майиюнь.

Гакрәп йолдызлыгы (гарәп. العقربәл-‘әқрәб — «чаян»[1]; шулай ук Чаян йолдызлыгы; лат. Scorpius) — Кавәс һәм Мизан йолдызлыклары арасында урнашкан көньяк зодиак йолдызлыгы. Тулысынча Киек каз юлында урнаша. Кояш Гакрәп йолдызлыгына 23 ноябрьдә керә, 29 ноябрьдә чыга һәм 20 көн зодиакаль булмаган Елан тотучы йолдызлыгында була.

Күп якты йолдызлар «чаян»ның башын, тәнен һәм койрыгын сурәтлиләр. Иң якты йолдызлар: Антарес (грек. ανταρης — «Арес (Марс) каршында») — 0,8m, Шәүлә (гарәп. الشولة‎ — «күтәрелгән [койрык]») — 1,6m һәм Саргас — 1,9m. Иң яхшы күренүчәнлек шартлары майиюнь айларында була. Русиянең көньяк өлкәрендә йолдызлык тулысынча, ә үзәк өлкәрендә өлешчә күренә.

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. Гакрәб — 1) чаян; 2) зодиак тамгасы буенча 22 октябрьдан 22 ноябрьгача була торган вакыт (октябрь ае). — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 71.

Зодиак йолдызлыклары

Хәмәл/Кучкар () | Сәвер/Үгезбозау () | Җәүза/Игезәкләр () | Саратан/Кысла () | Әсәт/Арыслан () | Сөмбелә/Кыз () | Мизан/Үлчәү () | Гакрәп/Чаян () | Кавәс/Укчы () | Җәди/Кәҗәмөгез () | Дәлү/Сукояр () | Хут/Балыклар ()
Еланлы Кеше йолдызлыгы зодиак йолдызлыкларына керми, әмма Кояш аннан үтеп бара