Антарес

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Антарес Арктур, Кояш һәм Марс орбитасы белән чагыштырганда

Анта́рес (бор. грек. Άντάρης — «Арес (Марс) каршында»; Гакрәп α, Гакрәп альфасы, α Sco) — Гакрәп йолдызлыгының иң якты йолдызы һәм күк йөзенең иң якты йолдызларыннан берсе. Аның күренмә йолдызча зурлыгы +1,09m тәшкил итә һәм ул Җирдән якынча 600 яктылык елы ераклыкта урнашкан.

Күренүчәнлек[үзгәртү]

Русиянең көньяк өлкәрендә яхшырак күренә. Иң яхшы күренүчәнлек вакыты — 31 май тирәсендә.

Антарес Әлдәбәран, Спика һәм Регул йолдызлары белән беррәттән эклиптика янындагы дүрт якты йолдызыннан берсе. Эклиптикадан якынча 5° ераклыкта булса, ул вакыт-вакыт Ай һәм сирәк кенә планеталар тарафыннан каплана. Кояш Антарес янында 5° аз гына кимрәк төньяктарак ел саен 2 декабрьдә үтә. Кызгылт-сары Әлдәбәран Зодиакның каршы яктагы ноктасында урнаша. Шуңа күрә аларны бер үк вакытта бергә күзәтелә алмыйлар.

Хасиятләр[үзгәртү]

Антарес — M спектр сыйныфылы үтә зур йолдыз. Йолдызның радиусы Кояшныкыннан якынча 800 тапкыр зуррак, әмма масса тик 15–18 тапкыр зуррак. Бу аның түбән тызыглыгы күрсәтеп тора.

Иптәш-йолдыз[үзгәртү]

Антареста 2,9 почмакча секунд ераклыкта күк кайнар иптәш-йолдыз (Антарес B) бар. Аны 5 нче дәрәҗә зурлыктагы йолдыз булуына карамастан Антарес А яктырышы аркасында күрергә булмый. Аны тик берничә секунд дәвамында төп йолдыз Ай тарафыннан каплану вакытында күрергә була. Антарес В йолдызыны 1819 елның 13 апрелендә мондый бер каплану вакытында Вена астрономы Иоганн Тобиас Бюрг ачты. Иярченнең әйләнә вакыты 878 ел тәшкил итә.

Тарих һәм исемнәр[үзгәртү]

Йолдызның гарәп исеме бар — Кальбелгакрәб (гарәп. قلب العقربқәлб әл-ғәқрәб — «чаянның йөрәге»[1], инг. Calbalakrab). Бу исем латин теленә Cor Scorpii буларак тәрҗемә ителә.

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. Кальб — йөрәк, күңел; гакрәб — чаян, зодиак тамгасы буенча 22 октябрьдан 22 ноябрьгача була торган вакыт (октябрь ае).

Калып:Гакрәп йолдызлары