Җәди йолдызлыгы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Җәди
Җәди

сурәтне зурайтырга өчен чиртегез

Латинча исем Capricornus
(иял. к.: Capricorni)
Кыскартма Cap
Нигез кәҗә
Туры калкулык 20сәг 00мин тан
21сәг 52мин кача
Авышлык −28° тан
−9° кача
Мәйдан 414 кв. градус
(40 урын)
Иң якты йолдызлар
(зурлык < 3m)
Метеор агымнары
Янәшә йолдызлыклар
Йолдызлык +62° тан −90° кача киңлекләрендә күренә.
Русия территориясендә иң яхшы күренүчәнлек вакыты — июль, август.

Җәди йолдызлыгы (гарәп. الجديәл-җәди — «кәҗә бәтие»[1]; шулай ук Кәҗәмөгез йолдызлыгы; лат. Capricornus) — күк йөзенең көньяк ярымшарында Дәлү һәм Кавәс йолдызлыклары арасында урнашкан зодиак йолдызлыгы. Кояш бу йолдызлыкта 19 гыйнвардан 15 февральгә кадәр була. Иң яхшы күренүчәнлек шартлары июльавгуст айларында. Русиянең үзәк һәм көньяк өлкәләрендә күренә.

1846 елда Иоганн Галле һәм Гейнрих д’Арре бу йолдызлыкта Нептун планетасын ачалар.

Йолдызлар[үзгәртү]

Җәди αҖәди, күренмә икеле йолдыз, ул бәйле булмаган ике йолдыздан тора, аларның һәрберсе чын куш йолдыз булып тора.

Җәди δЗәнәбелҗәди, +2,87 күренмә йолдызча зурлыклы, йолдызлыкның иң якты йолдызы.

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. Җәди — 1) кәҗә бәтие; 2) зодиак тамгасы буенча егерме икенче декабрьдан егерме икенче январьгача булган вакыт; Иран ел хисабы буенча 10 нчы ай. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 772.

Зодиак йолдызлыклары

Хәмәл/Кучкар () | Сәвер/Үгезбозау () | Җәүза/Игезәкләр () | Саратан/Кысла () | Әсәт/Арыслан () | Сөмбелә/Кыз () | Мизан/Үлчәү () | Гакрәп/Чаян () | Кавәс/Укчы () | Җәди/Кәҗәмөгез () | Дәлү/Сукояр () | Хут/Балыклар ()
Еланлы Кеше йолдызлыгы зодиак йолдызлыкларына керми, әмма Кояш аннан үтеп бара