Әсәт йолдызлыгы
| Әсәт | |
|---|---|
|
сурәтне зурайтырга өчен чиртегез |
|
| Латинча исем | Leo (иял. к.: Leonis) |
| Кыскартма | Leo |
| Нигез | Арыслан |
| Туры калкулык | 9h 15m тан 11h 52m кача |
| Авышлык | −6° тан +33° 30′ кача |
| Мәйдан | 947 кв. градус (12 урын) |
| Иң якты йолдызлар (зурлык < 3m) |
|
| Метеор агымнары | |
| Янәшә йолдызлыклар | |
| Йолдызлык +84° тан −56° кача киңлекләрендә күренә. Русия территориясендә иң яхшы күренүчәнлек вакыты — февраль–март. |
|
Әсәт йолдызлыгы (гарәп. الأسد әл-’әсәд — «арыслан»[1]; шулай ук Арыслан йолдызлыгы; лат. Leo) — күк йөзенең төньяк ярымшарындагы Саратан һәм Сөмбелә йолдызлыклары арасында урнашкан зодиак йолдызлыгы.
Йолдызлар[үзгәртү]
Әсәт α — Регул (лат. Rēgulus — «кечкенә патша», «патша улы»), +1,36m күренмә йолдызча зурлык белән якты ак-зәңгәр йолдыз. Аның яктыртучанлыгы Кояшныкыннан 160 тапкыр зуррак һәм ул Җирдән 85 яктылык елы ераклыгында урнашкан.
Әсәт β — Денебола (гарәп. ذنب الأسد ҙәнәб әл-’әсәд — «арыслан койрыгы»), +2,14m күренмә йолдызча зурлык белән ялтырый һәм ул 43 яктылык елы ераклыгында урнашкан.
Әсәт γ — Әлҗәбһә (гарәп. الجبهة әл-җәбһәһ, جبهة الأسد җәбһәт әл-’әсәд — «арыслан маңгае»[2], әмма чыннан «Арыслан ялы» булып тора; рус. Альгиеба), +1,98m күренмә йолдызча зурлыктагы куш йолдыз.
Әсәт δ — Зоһер (гарәп. ظهر الأسد зоһер әл-’әсәд — «арыслан биле»[3], шулай ук Зосма — бор. грек. «билбау»; рус. Зосма), +2,56m йолдызча зурлыктагы ак йолдыз.
Әсәт ε — Әлҗәнүби (гарәп. رأس الأسد الجنوبي рә’с әл-’әсәд әл-җәнүби — «арыслан башының көньяктагы»[4]; рус. Альгенуби), +2,98m йолдызча зурлыктагы йолдыз.
Әсәт ζ — Әлзафирә (гарәп. الضفيرة әз-зәфирәһ; инг. Adhafera), +3,44m йолдызча зурлыктагы зур йолдыз.
Әсәт η — Әл Җәбһә (гарәп. الجبهة әл-җәбһәһ[2]; инг. Al Jabbah), +3,51 йолдызча зурлыктагы куш йолдыз.
Әсәт θ — (гарәп. الخرت әл-хорт; инг. Chort), +3,32m йолдызча зурлыктагы йолдыз.
Әсәт ι — +4,00m йолдызча зурлыктагы куш йолдыз.
Әсәт κ — (гарәп. منخر الأسد минхир әл-’әсәд — «арслан танавы»; инг. Al Minliar al Asad), +4,47m йолдызча зурлыктагы күренмә икеле йолдыз.
Әсәт λ — Әлтараф (гарәп. الطرف әт-тарф — «күренеш»[5]; инг. Alterf), +4,32m йолдызча зурлыктагы йолдыз.
Әсәт μ — Рәэсәләс (яки Әлшимали, гарәп. رأس الأسد الشمالي рә’с әл-’әсәд әш-шимали — «арыслан башының төньяктагы»[6]; инг. Rasalas, Alshemali), +4,1m йолдызча зурлыктагы йолдыз.
Әсәт ο — Субра (инг. Subra), +3,53m йолдызча зурлыктагы зур куш йолдыз.
«Урак» астеризмы[үзгәртү]
Әсәт α (Регул), η, γ (Әлҗәбһә), ζ (Әлзәфирә), μ (Әлшимали) һәм ε (Әлҗәнүби) Урак астеризмыны тәшкил итәләр.
Искәрмәләр[үзгәртү]
- ↑ Әсәд — арслан; июль ае. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 746.
- ↑ 2,0 2,1 Җәбһә — маңгай; фасад; фронт. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. — Б. 770.
- ↑ Зоһер — төш вакыты, көн уртасы. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. — Б. 130.
- ↑ Рәэс — баш; әсәд — арслан; җәнүби — көньякка бәйләнешле. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге.
- ↑ Тараф — як. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. — Б. 542.
- ↑ Рәэс — баш; әсәд — арслан; шимали — төньякка караган, төньякка бәйләнешле. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге.
| Хәмәл (♈) | Сәвер (♉) | Җәүза (♊) | Саратан (♋) | Әсәт (♌) | Сөмбелә (♍) | Мизан (♎) | Гакрәп (♏) | Кавәс (♐) | Җәди (♑) | Дәлү (♒) | Хут (♓) |
| Еланлы Кеше йолдызлыгы зодиак йолдызлыкларына керми, әмма Кояш аннан үтеп бара |
|
|
|---|
| Аждаһа • Аккош • Алтын Балык • Андромеда • Әсәт • Бермөгез • Бүре • Вероника Чәчләре • Гакрәп • Ганка • Геркулес • Дельфин • Дәлү • Елан • Еланлы Кеше • Жираф • Җәди • Җәүза • Җилкәннәр • Зур Җидегән • Зур Эт • Йөкче • Кавәс • Калкан • Каракош • Касә • Кассиопея • Кәлтә • Кентавр • Кефей • Кече Ат • Кече Әсәт • Кече Җидегән • Кече Эт • Киль • Кискеч • Кит • Козгын • Компас • Кораб Койрыгы • Корбан Чалу Урыны • Көньяк Балык • Көньяк Өчпочмак • Көньяк Су Аждаһасы • Көньяк Таҗ • Көньяк Хач • Куян • Күгәрчен • Лира • Мизан • Микроскоп • Мич • Насос • Оҗмах Кошы • Октант • Орион • Очучан Балык • Өчпочмак • Пегас • Персей • Почмаклык • Рәссам • Саратан • Сәвер • Сәгать • Секстант • Селәүсен • Сөмбелә • Су Аждаһасы • Сынчы • Табын Тау • Тавис • Тазылар • Телескоп • Торна • Төлке • Төньяк Таҗ • Тукан • Ук • Үгезкөтүче • Хамелеон • Хәмәл • Хут • Һинд • Циркуль • Чебен • Челтәр • Эридан |
|
|
|
|---|---|
| 21 төньяк |
Дөббеләсгар (Кече Җидегән) | Дөббеләкбәр (Зур Җидегән) | Аждаһа | Кефей / Янучан | Кычкыручы / Улаучы (Үгезкөтүче) | Хәер Касәсе (Төньяк Таҗ) | Тезләнүче (Геркулес) | Лира / Кимвал | Таир / Дөҗаҗ (Аккош) | Зателкөрси (Кассиопея) | Персей / Хамил Рәэселгул | Тезген Тотучы (Йөкче) | Еланнарны Тылсымлаучы (Еланлы Кеше) | Хәйя (Елан) | Сәһем / Туку Станы (Ук) | Каракош | Дельфин | Кыйтгателфәрәс (Кече Ат) | Фәрәселзөлҗәнах (Пегас) | Андромеда | Мөсәлләс (Өчпочмак) |
| 12 зодиак | |
| 15 көньяк |
Кит / Сәбгелбәхер | Җәббар / Җәүза (Орион) | Нәһер (Эридан) | Әрнәб (Куян) | Кәлбеләкбәр (Зур Эт) | Кәлбелмөкаддәм (Кече Эт) | Сәфинә (Арго Корабы) | Шөҗаг (Су Аҗдаһасы) | Касә | Гораб (Козгын) | Кентавр | Сәбгъ (Бүре) | Төтәсләвеч (Корбан Чалу Урыны) | Таҗ (Көньяк Таҗ) | Хут (Көньяк Балык) |