Әнеф

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Әнеф (гарәп. لأنفәл-әнф — «борын»[1]; Пегас ε, Пегас эпсилоны, ε Peg) — Пегас йолдызлыгының иң якты йолдызы. Аның күренмә йолдызча зурлыгы +2,4m тәшкил итә.

Бу К2 спектр сыйныфылы салкын кызгылт-сары үтә зур йолдыз якынча 670 яктылык елы ераклыкта урнашкан. Әнеф Кояштан 6700 тапкыр яктырак һәм аның диаметры Кояшныкыннан 150 тапкыр зуррак. Аның өслегенең температурасы 4460 К тәшкил итә. Ул йолдызлар эволюциясендә ахыргы чорларында тора һәм аның тирәнлегендә гелийдән күмер һәм кислород синтезе башланды инде яисә менә генә башлана. Аннары ул Бителҗәүза шикелле үтә яңа йолдыз буларак шартлана яки авыр һәм сирәк очрый торган неон-кислород ак кәрлә йолдызына әверелә. Ул чакта аның диаметры Җирнекеннән кимрәк булачак.

Өч якын урнашкан йолдыз: Әнеф, Сәгыделмәлик (Дәлү α) һәм Сәгыделсогуд (Дәлү β) бик охшашлы. Алар бер йолдызлар берләшмәсендә (Орион Томанлыгы шикелле) барлыкка килгәннәр һәм аларны соңгы унларча миллион ел тора-бара бер берсеннән ераклаштырды. Бу өч йолдыз безнең Галактика яссылыгына караганда азмы-күпме турыпочмаклап хәрәкәт итәләр.

Тарих һәм исемнәр[үзгәртү]

Йолдызның гарәп теленнән алынган исеме Әнеф (гарәп. لأنفәл-әнф — «борын», инг. Enif, рус. Эниф) «Пегасның борыны» белдерә.

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. Әнеф — борын. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 740.