Шаляпин Палас

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шаляпин Палас latin yazuında])
Истәлекле урын
Шаляпин Палас
Урын Казан
Халәт Калып:Культурное наследие РФ 4
Сайт shalyapin-hotel.ru

"Шаляпин Палас Отель" кунакханәсе - Казан шәһәрендәге кунакханә. Биналар комплексы республика әһәмиятендәге мәдәният һәйкәле булып тора.[1]

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бауман (80нче йорт) һәм Университет урамнары киселешеннән (7нче йорт) үзара тоташтырылган ике бинадан тора. Беренче бина 1869-1873 елларда Казан сәүдәгәре Җиһанша Усманов йорты буларак төзелгән. 1899 елда бина яңа хуҗалар — Е. С. Смоленцев һәм Н. П. Шмелевның Сәүдә йорты өчен үзгәртеп корыла. Ул вакытта бинаның өске өлешендә «Төньяк номерлар» буларак танылган кунакханә пәйда була.

1909-1910 елларда шул ук Смоленцев һәм Шмелев заказы буенча кунакханәнең ике гөмбәзле икенче бинасы төзелә. Ике бина да үзара тоташа һәм яшел төсләрдә буяла.

Совет чорында кунакханә «Совет» исемен йөртә.

Бина 2005 елда Казанның меңьеллыгына тулысынча үзгәртеп корыла һәм реставрацияләнә, крем-көрән төсенә буяла һәм төнге яктырткыч җайланмасы белән жиһазландырыла, соңыннан кунакханә үзенең заманча исемен ала. Кунакханәдә ресторан, конференц-зал, СПА-үзәк бар.

Кунакханәгә төп керү урыны каршындагы мәйданда (икенче бинада) Казанда туган Федор Иванович Шаляпин һәйкәле урнашкан. Беренче бинаның беренче катында кибетләр һәм офислар урнашкан.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]