Ырынбур мамык шәле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ырынбур мамык шәле latin yazuında])

Ырынбур шәле — ефәк яки киҗе-мамык җебен нигез итеп алып кәҗә мамыгыннан бәйләнгән мамык шәл.

Ырынбур шәле Ырынбур җирлегендә аның төп халкының иҗади җимеше дә, төшемле кәсебе буларак бик күптәннән барлыкка килә.Бүгенге көндә башкорт халкы казанышларының берсе булып дан алган[1].

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче булып матбугат теленә керүе П. И. Рычковның 1766 елда басылган «Кәҗә мамыгы турында тәҗрибә» дигән мәкаләсенә бәйле. Тикшеренүләре нигезендә П. И. Рычков бу кәсеп Ырынбур губернасы өчен бик отышлы керем чыганагы булыр иде дип раслый. Аннары академик П. П. Пекарский Рычковның үзенең тормышын өйрәнеп, аның мамык шәл бәйләү һөнәрен кәсеп чыганагына әйләндерүдәге хезмәтенә зур бәя бирә. Ничәмә гасырлар урындагы халыкны туендыручы тармак булуын билгеләп үтә.

Ырынбур шәленең Россия киңлекләрендә даны таралуга Ирекле Экономик җәмгыятенең 1770 елның 20 гыйнварындагы утырышы булышлык итә. Бу утырышта А. Д. Рычковны «кәҗә мамыгыннан бәйләнгән әйберләр җыю буенча җәмгыятьтәге тырышлыклары өчен рәхмәт йөзәннән» алтын медаль белән бүләклиләр.

Ә чит илләрдә ырынбур шәлләре 1857 елдагы Париждагы халыкара күргәзмәгә куелганнан соң билгеле була башлый. 1862 елда Лондондагы күргәзмәдә казак кызы Ускова М. Н. «Кәҗә мамыгыннан шәл өчен» медале белән бүләкләнә. Шулай итеп, ырынбур шәле халыкара даирәдә танылу таба.

Калыксамы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ырынбур кәҗәләренең мамыгы — дөньядагы мамыкларның иң нечкәсе: юанлыгы — 16-18 мкм, ангор кәҗәләрнеке (мохер) — 22-24 мкм. Ырынбур мамыкларыннан иң йомшак, иң нәзакәтле шәлләр һәм челтәр шәлләр (паутинки) бәйләнә.Шундый нечкә мамык карлы-җилле ырынбур бураннарының, бик суык кышларның һәм Уралның тау далаларындагы үсемлекләр белән туклануның җимеше ул. Шул ук вакытта бу мамык искиткеч нык. Йон бу өлкәдә аның белән ярыша алмый. Ә иң гаҗәбе, ырынбур кәҗәләрен Ырынбур өлкәсендә генә үрчетеп була. Французларның XIX гасырда бу кәҗәләрне үзләрендә үрчетергә тырышуы бушка гына була: җылы һава шартларында нечкә мамык ясалмый. Анда аларның токымы бозылып, гадәти мамыклы кәҗәләргә әйләнә. XVIII—XIX гасырларда Франция күпләп ырынбур мамыгы сатып ала башлый. Хакы кешмир мамыгынан күпкә югары бәяләнә. Әле дә ул Көнбатыш Аурупа өчен теләп һәм күпләп алынган таварлардан санала.

Ырынбур шәлләренең киң танылуы Россия империясенең таркалу мәленә туры килә. Бу мәлгә Англиядә, хәтта «Ырынбурга охшатып» билгесе белән әйберләр җитештерелә башлый. Хәзер дә чит ил матбугатында шәлгә игътибар кимеми, аның турында китаплар басылудан туктамый.

Төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ырынбур шәлләре берничә төргә бүленә:

  • Гади мамык шәл (шаль) — соры (сирәкләп ак төстә) төстәге калын җылы шәлләр. Бу кәсеп нәкъ шундый шәлләр бәйләүдән башлана. Болары иң җылы шәлләр булып, көндәлек тормышта ябыну өчен тәгаенләнә.
  • Челтәр шәл — ефәк җеп нигезендә бик нечкә генә итеп иләнгән кәҗә мамыгыннан бәйләнә. Бәйләве кыенрак, катлаулырак, озаграк, нык осталык таләп итә. Үтә таза, сыйфатлы мамык кулланыла. Аларны бәйрәмнәрдә, тантаналы чараларда, кунакка барганда ябыналар.
  • палантин — бик нечкә шарф/челтәр япма. Аны челтәр шәл кебек бәйлиләр.
Ырынбур шәленең сурәте.. Россиянең почта маркасы, 2013 г., (ЦФА (ИТЦ «Марка») № 1715)

Челтәр шәл белән палантин — ау кебек бик нечкә шәлләр. Аларны бик катлаулы бизәкләр белән бәйлиләр. Купшыга гына ябыналар. Иң нечкә челтәр шәлләрне Сарыкташ районының Сары һәм Шишмә авылларында бәйлиләр[2]. Мондый шәлләр фасонына карамый, һәр күлмәккә дә ямь биреп тора. Ә нечкәлеген ике билге буенча билгелиләр: балдак аша үтәме; каз йомыркасы эченә сыямы. Бу таләпләргә туры килмәгән очраклар да була. Челтәр шәлләр өчен нигез итеп ефәк җеп (сирәк кенә вискозадан яки киҗе-мамыктан), ә гади шәлләр өчен җеп киҗе-мамыктан (лавсаннан булырга мөмкин) алына. Челтәр шәлләрдә мамык белән җепнең нисбәте гадәттә 3:1 була. Оста башта мамыктан тыгыз җеп иләп ала, аннары нигез итеп алган җеп белән йомгаклый. Мондый шәл башта кабарынкы булмый, ябына килә генә кабара башлый, бик озакка җитә.

Оста бер ай эчендә уртача зурлыкта ике челтәр шәл, яисә, өч палантин бәйли ала. Зур шәл бәйләүгә айлап яки айдан күбрәк вакыт таләп ителә. Чөнки һәр яулык — ул үзенчәлекле бер сәнгать әсәре, иҗади җимеш. Һәрберсенә зур хезмәт һәм сабырлык салынган. Ырынбур өлкәсендә шәлне кулдан да, машина белән дә бәйлиләр. Машина белән бәйләнгәннәре дә матур, арзанрак, тик сыйфатлары, бәлки, кулдан бәйләнгәнгә җитми. Шуңа да ешрак шәлнең уртасын машинада, читләрен кулдан бәйлиләр.

Кызыклы фактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәлләрнең иң зур коллекциясе (тупланмасы) Ырынбур өлкә сынлы сәнгать музееның[3] ырынбур шәле тарихына багышланган филиалында саклана. Өлкәнең иң күренекле остасы — Сакмар авылыннан Маһинур Абдулла кызы Хөсәинова. Аның кул эшләре Россия, Япония, Малайзия музейларында, шулай ук Куала-Лумпур ислам сәнгате музеенда, Азия сәнгать музеенда (Малайя университеты каршындагы[4][5]) саклана.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. [http://www.urgaza.ru/kms_catalog+stat+cat_id-3+page-1+nums-77.html {{{2}}}. Этнографическое обозрение Башкирского Зауралья К истории пуховязального искусства у башкир (на примере юго-восточных башкир) УРГАЗА.ru Статьи и исследования 2011-02-16 14_47_5…
  2. Николай Струздюмов. Оренбургский платок — пуховязальные места и их обитатели : Очерки. Рассказы. — 207 с. 21 см, М. Современник 1985
  3. Оренбургский областной музей изобразительных искусств
  4. Ломанцова, Инна. Чудо привёз с родины. — «Оренбуржье», 18.03.2010
  5. Роот, Лилия. «Я влюблён в Сакмару и страну Малайзия…» — «Сакмарские вести», 26.10.2012

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]