Эрнесто Че Гевара

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Эрнесто Че Гевара

Тулы исеме Ernesto Che Guevara
Һөнәре латин-америкалы инкыйлабчы, сәяси эшлекле, табиб (хирург)
Туу датасы 14 июнь 1928(1928-06-14)
Туу җире Росарио, Аргентина
Милләте аргентин
Үлем датасы 9 октябрь 1967(1967-10-09) (39 яшь)
Үлем җире Ла Игуэра, Боливия
Башка мәгълүмат Куба Коммунист фиркасе әгъзасы

Эрне́сто «Че» Гева́ра (tat. lat. Ernesto Çe Gevara)(исп. Ernesto «Che» Guevara [ˈtʃe ɰeˈβɑɾə], тулы исем — Эрнесто Рафаэль Гевара Линч де ла Серна, исп. Ernesto Rafael Guevara Lynch de la Serna; 14 июнь 1928, Росарио, Аргентина9 октябрь 1967, Ла-Игера, Боливия) — латин-америкалы инкыйлабчы, Куба инкыйлабының командантесе 1959 ел, Куба дәүләтенең эшлеклесе.

Шулай ук башка кыйтгаларның инкыйлабый көрәшендә катнаша иде (Конго һәм бүтән). Че кушаматы - Аргентинада таралган сүз.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү]

Эрнесто Гевара, 1945 ел

Әтисе чыгышы буенча - ирланд, әнисе - испан нәселеннән.

Эрнесто бөтен гомере буена астма белән авыра.

Яшь чакта Эрнесто Сальгари, Жюль Верн, Дюма, Гюго, Джек Лондон, соңрак — Сервантес, Анатоль Франс, Толстой, Достоевский, Горький, Энгельс, Ленин, Кропоткин, Бакунин, Карл Маркс, Фрейд китапларын укый.

Эрнесто ата-анасы Республикалы Испания көчләрен яклый, Совет җиңүе Сталинград сугышында Гевара гаиләсенә зур йогынтысын ясый.

Мехико чоры[үзгәртү]

1955 елда Мехикода табиб булып эшли, анда бертуган Фидель һәм Рауль Кастро белән таныша.

1956 елда Мехико шәһәрендә Эрнесто Че Гевара, Фидель һәм Рауль Кастро кулга алына. Мексика фәнни, мәдәни, сәяси эшлеклеләре хакимиятны Эрнесто Че Гевара, Фидель һәм Рауль Кастро азат итүенә чакыра. Төрмәдән чыкканан соң Эрнесто Че Гевара, Фидель һәм Рауль Кастро «Гранма» көймәсендә Кубага йөзеп китәләр.

«Гранма» йөзеп китүе[үзгәртү]

Эрнесто Че Гевара - Санта Клара бәрелешенең җиңүчесе, 1959 ел

«Гранма» көймәсе 1956 елның 2 декабрендә Куба ярына барып җитә, ләкин анда аларны 35 000 гаскәри, танклар, 15 сак көймәсе, 10 хәрби кораб, 78 истребитель һәм йөк очкычы каршы ала. Инкыйлаб төркеме бәрелештән карамастан сазлык аркылы эзәрләүчеләрдән китә. Инкыйлаб төркеменең яртысы һәлак була, 20 кеше әсирлеккә эләгә.

Сьерра-Маэстра таулары[үзгәртү]

Эрнесто Че Гевара Сьерра-Маэстра тауларында.

Калган инкыйлабчылар Сьерра-Маэстра тауларында котылып калалар. Сьерра-Маэстра тауларыннан Батисто диктатурасына каршы инкыйлаби көрәш башлана.

1957 елда Че җитәкчелегендә Куба инкыйлабчылары Уверо бәрелешендә җиңәләр. Диктатор Батистаның көндәшләре Сьерра-Маэстра тауларына инкыйлабчыларга качалар.

1959 елның 1 гыйнварында Куба инкыйлабы җиңә.

Дәүләт эшлеклесе[үзгәртү]

Рауль Кастро һәм Эрнесто Че Гевара Сьерра-дель Кристаль тауларында. 1958 ел.
Че Гевара Мәскәүдә, 1964 ел.

Куба инкыйлабы җиңгәннән соң Эрнесто Че Гевара 1959 - 1961 елларында Куба Милли Банкы президенты булып эшли, 1961 — 1965 елларында Куба сәнәгате министры булып эшли.

1965 елда Эрнесто Че Гевара Конго инкыйлабына кушыла.

Инкыйлаб көрәшенең дәвамы[үзгәртү]

1966 елдан Эрнесто Че Гевара Боливия партизан төркемендә инкыйлаб көрәшен дәвам иттерә. Куебрада-дель-Юро бәрелешендә Че каты яралана һәм әсирлеккә эләгә.

Әсирлеге һәм үлеме[үзгәртү]

Че Гевара төрбәсе, Санта Клара

Боливия хакимияте Үзәк Эзләүләр Идарәсе (ЦРУ)да таянып Эрнестоны үлеменә хөкем итә.

1967 елның 9 октябрендә Эрнесто Че Гевара атып үтерелә. Аның мәете өстенә мәсхәрәлә: куллары киселә, мәете боралак табанында беркетеп АКШ прессасына күрсәтелә. Мәсхәрәдән соң дошманнар Че мәетен Вальегранде янындагы һава аланының менү-төшү юлы астында җирләнә.

1997 елда Эрнесто Че Гевара мәете эксгумацияләнә һәм Кубаның Санта-Клара шәһәрендә хәрби хөрмәтләр белән төрбәдә күмелә. Санта-Клара янындагы бәрелештә Эрнесто Че Гевара кайчандыр Куба инкыйлабының хәлиткеч бәрелешендә җиңде.

Кайбер чыганак буенча кубалылар бөтенесе Эрнесто Че Гевараның үтерүчеләренен үч алып юк иткән.

Хәтирә[үзгәртү]

Куба инкыйлабына 50 ел, Русия Почтасының маркасы, 2009 ел

Һәр 8 октябрьдә Кубада Каһармандагы партизан көне Че Гевара истәлегенә бәйрәм ителә. Куба акчасында Че сурәте бар.

Күп җырлар, шигырьләр, фильмнәр Че Геварага багышланган.

Әдәбият[үзгәртү]

  • Джон Ли Андерсон. «Че Гевара. Важна только Революция», Серия «Главные герои», Амфора, 2009 г. ISBN 978-5-367-01010-7
  • Гавриков Ю. М. Последний романтик революции. М., 2004.
  • Гросс Х.-Э., Вольф К.-П. Че: «Мои мечты не знают границ». М.: Прогресс, 1984.
  • Кормье Ж., Гевара Гадеа И., Гранадо Хименес А. Че Гевара. Ростов н/Д.: Феникс, 1997.
  • Кормье Ж., Лапер Ж. Че Гевара. Спутник революции. М.: Астрель, АСТ, 2001. ISBN 5-17-008457-9
  • Лаврецкий И. Р. Эрнесто Че Гевара. М.: Издательство ЦК ВЛКСМ «Молодая гвардия», 1972. («Жизнь замечательных людей»). Переиздания: 1973, 1978.
  • Лаврецкий И. Р. Эрнесто Че Гевара. М.: Издательство «ТЕРРА», 2002.
  • Устарис-Арсе Р. Че Гевара: Жизнь, смерть и воскрешение из мифа / Пер. с исп.— М.: Центрполиграф, 2012. — 511 с., 3000 экз., ISBN 978-5-227-03469-4
  • Поссе А., Пражские тетради // Иностранная литература, № 4, 2003.