Юрий Солдатов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Юрий Солдатов latin yazuında])
Юрий Солдатов
Туган 9 март 1940(1940-03-09) (84 яшь)
Азбис, Свердловск өлкәсе, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер И. Е. Репин исемендәге Санкт-Петербург сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институты[d]
Һөнәре рәссам

Солдатов Юрий Федорович (9 март 1940 ел) — скульптор. 1978 елдан СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы. Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы (1999).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Юрий Федорович Солдатов 1940 елның 9 мартында РСФСРның Свердловск өлкәсе Асбест шәһәрендә туган.

1975 елда Ленинградта И. Е. Репин исемендәге сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институтының(Санкт-Петербург дәүләт академиясе; 1975) скульптура факультетын тәмамлый

Әлеге вакытта Уфа шәһәрендә яши һәм эшли.

Эшләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Колхоз рәисе Р. Ф. Еникеев[1], А. С. Пушкин һәйкәлләре.

Бөек Ватан сугышы герое М. Г. Гәрәев бюсты (1985, Уфа), сәяси репрессия корбаннарына монумент (2000, Уфа), Советлар Союзы Геройларының 14 портрет скульптурасы сериясе (1998, Бәләбәй районы), Башкортстан Республикасы Благовар районының Мирный авылында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган яугирләргә багышланган истәлекле билге авторы.

Эшләре Уфада М. В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музеенда, Нефтекама каласындагы «Мирас» картиналар галереясында, Милиция музее коллекциясендә, Русиядә һәм чит илләрдә шәхси җыелмаларда саклана.

Күргәзмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Юрий Федорович Солдатов — 1975 елдан алып республика, зона, төбәк, төбәкара, Бөтенрусия, Бөтенсоюз һәм халыкара күргәзмәләрдә катнаша.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы (1999).

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. hero.asp