Яңа Фёдоровка (Зәй районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яңа Фёдоровка (Зәй районы) latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы

Яңа Фёдоровка, Яңа Пидәр (рус. Новая Фёдоровка) ― Татарстан АССР Зәй районы Сармашбаш авыл советына караган, 1960-елларның I яртысында юкка чыккан торак пункт (авыл)[1][2].

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл Сармашбаш авылыннан 3 км, Зәй тимер юл станциясеннән 47 км ераклыкта урнашкан булган[3][4]

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык [3]
1950
160

Төп халык — татарлар (керәшеннәр).

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылга 1927 елда хәзерге Зәй районы Федоровка авылыннан күченеп утырган крестьяннар нигез салган[3].

Авыл, нигез салынган көненнән башлап, 1926 елда төзелгән Сармашбаш авыл советына караган (беренче рәисе Х. П. Хәлиуллин)[1].

1930 елга кадәр Татарстан АССР Чаллы кантоны Яңа Спас волостенә керә.

1930 елдан ― Сарман, 1935 елдан ― Зәй районнары составында[1][4].

Күмәк хуҗалыклар төзү башлангач, 1929―1930 елларда авылда Чапаев исемендәге авыл хуҗалыгы артеле (колхоз) оештырыла. Беренче рәисе итеп Е. Гусев сайлана. [3].

1950 елның 1 июленә авылда 40 хуҗалыкта 160 кеше яшәгән.

Күмәк хуҗалыкларны эреләндерү башлангач, 1950 елның июлендә Чапаев исемендәге (Яңа Фёдоровка), «Кызыл Юл» (Сармашбаш) һәм «Кызыл Кәдек» (Кәдек) авыл хуҗалыгы артельләрен берләштерәләр, яңа хуҗалыкка Чапаев исеме бирелә[4][5].

Мөстәкыйль хуҗалык итү мөмкинлеген югалткан авыл халкы тарала башлый. Күпчелек гаилә Фёдоровка авылына, шулай ук тирә-яктагы шәһәрләргә күченә.

1960-елларның I яртысында авыл юкка чыга[1].

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Новая Федоровка. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Издательство «Реноме», 1994. – С. 172.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Сармаш-Башское сельское поселение. О поселении, archived from the original on 2021-10-07, retrieved 2021-10-07 
  2. Федоровка Новая пос. Населенные пункты ТатАССР до 1941года. Заинский район
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 Новая Федоровка. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: «Реноме», 1994. – С. 172
  4. 4,0 4,1 4,2 История села Федоровка. Татары без границ
  5. Фёдоровка. Зәй районы. Tatarica. Татар энциклопедиясе