Яхшы Килде

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яхшы Килде latin yazuında])


Викибирелмәләрнең буш элементы

Яхшы Килде (рус. Яхши Кильде, Якши Кильды[1] ) ― Татарстан АССР Зәй районы Түбән Олыҗы (1959 елдан Бигеш) авыл советларына караган, 1960-елларның I яртысында да юкка чыккан торак пункт (авыл)[2][3].

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11.1 °C -5.9 °C 3.8 °C 12.5 °C 17.8 °C 19.9 °C 17.1 °C 11.5 °C 3.8 °C -5.3 °C -10.4 °C 3.5 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[4]. Уртача еллык һава температурасы 3.5 °C.[5]

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл Зичә елгасының уң ярында, ӘлмәтЗәйЯр Чаллы автомобиль юлыннан 3 км эчтәрәк урнашкан булган[6].

Координаталар: киңлек 55.434730, озынлык 52.028860[7].

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны[6]
1952
37

Төп халык – татарлар.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылга 1928 елда Татарстан АССР Чаллы кантоны (хәзерге Зәй районы) Бигеш авылыннан күченеп утырган берничә гаилә крестьяннар нигез салган. Элек җирбиләүче алпавыт хатын Л. В. Хитрово экономиясе булган урынны сайлап утырганнар. Яңа урынның үзләренә охшавын алар авыл исемендә чагылдырган. Зичә елгасындагы 3 ташы булган көчле су тегермәне шулай ук Л. В. Хитрово милке булган [6].

Авыл Октябрь революциясеннән соң төзелгән Түбән Олыҗы авыл советына караган (1930 елларда авыл советы рәисе ― Х. Афзалов).

1930 елның 10 августыннан – Чаллы, 1935 елның 10 февраленнән – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы районнары составында [8].

Күмәк хуҗалыклар төзү башлангач, 1929―1930 елларда авылда Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы артеле (колхоз) оештырыла (беренче рәисе итеп Габдулла Юнысов сайлана) [6].

Бөек Ватан сугышыннан (1941―1945 еллардан) соң, күп кенә ир-атлар сугыштан өйләнеп кайтмау сәбәпле, колхоз элекке егәрен югалта.

1952 елда авылда 12 хуҗалыкта 37 кеше яшәгән [6].

Күмәк хуҗалыкларны эреләндерү башлангач, 1950 елның июлендә Тукай исемендәге күмәк хуҗалыкны (Яхшы Килде) «Илшат» (Түбән Олыҗы) һәм «Кызыл Тау» (Югары Олыҗы) колхозлары белән берләштерәләр, яңа хуҗалыкка «Илшат» исеме бирелә (үзәге Түбән Олыҗы)[9].

1959 елның гыйнварында «Илшат» (Түбән Олыҗы) авыл хуҗалыгы артелен «Урай» артеле белән (Бигеш, Кәрәкәс, Байрак) кушалар, эреләндерелгән күмәк хуҗалыкка «Алга» исеме бирелә (үзәге Бигеш авылы)[3].

1959 елда Түбән Олыҗы һәм Бигеш авыл советлары берләштерелә. Яңа авыл советына Бигеш авыл советы исеме бирелә (үзәге Бигеш авылы). Яхшы Килде авылы белән бергә яңа авыл советына Байрак, Бигеш, Югары Олыҗы, Бигеш тимер юл станциясе бистәсе, Карман, Кәрәкәс, Түбән Олыҗы авыллары кертелә[10].

Мөстәкыйль хуҗалык итү мөмкинлеге калмагач, Яхшы Килде халкы тарала башлый [2].

1960-елларның I яртысында авыл яшәүдән туктый [9].

Авыл (элекке Л. В. Хитрово экономиясе) булган урында Зәй ДРЭСы карамагындагы балалар өчен җәйге ял лагере оештырылган [6].

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Яхши Кильде. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Издательство «Реноме», 1994. – С. 258.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Яхши Кильде. Исчезнувшие села и деревни Республики Татарстан. Заинский район(рус.)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Якши Кильды. Населенные пункты ТатАССР до 1941года. Заинский район
  2. 2,0 2,1 Яхши Кильде. Исчезнувшие села и деревни Республики Татарстан. Заинский район
  3. 3,0 3,1 Бегишевское сельское поселение. О поселении, archived from the original on 2021-09-26, retrieved 2021-09-26 
  4. World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
  5. NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
  6. 6,0 6,1 6,2 6,3 6,4 6,5 Яхши Кильде. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Издательство «Реноме», 1994. – С. 258
  7. Лес Яхши Кильде. Заинск на карте
  8. Бигеш. Онлайн - энциклопедия Tatarica
  9. 9,0 9,1 Нижние Лузи (Түбән Олыҗы). // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: «Реноме», 1994. – С. 169-170
  10. Бегишевский сельский совет. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: «Реноме», 1994. – С. 22-23