Липатовка (Зәй районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Липатовка (Зәй районы) latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы

Липатовка (рус. Липатовка) – Татарстан АССР Зәй районы Поповка авыл советына караган, 1967 елда юкка чыккан торак пункт (авыл)[1][2].

Тышкы рәсемнәр
Липатовка урамы һәм кешеләре фотосурәте.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл советы үзәге Поповка авылыннан 2,5 км көньяк-көнбатышка, Зәй тимер юл станциясеннән 9 км ераклыкта урнашкан булган. Координаталары: киңлек 55.375520, озынлык 52.113733[3].

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык[4][5]
1952
119

Төп халык – татарлар (керәшеннәр).

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яңа торак пункт 1923 елда Түңылҗа авылыннан аерылып чыккан крестьяннар тарафыннан нигезләнгән. Беренче күчеп килүчеләр тарихта билгеле: М. Зингаров, Ф. Матюшкин, Ф. Корнилов[4]. Авылның исеме беренче күчеп килүчеләргә зур ярдәм күрсәткән шәхес исеме белән бәйле[5].

Күмәк хуҗалыклар төзелә башлагач, авылда 1929—1930 елларда «Дуслык» (Дружба) авыл хуҗалыгы артеле (колхоз) оештырыла. Беренче рәисе итеп Ф. Корнилов сайлана[4].

Авыл нигезләнгәч ачылган башлангыч мәктәптә озак еллар З. М. Некратова эшли. Мәктәп 1958 елда ябыла.

Бөек Ватан сугышы фронтларына (1941—1945 еллар) авылдан киткән 14 кеше кире әйләнеп кайтмый (һәлак була яисә хәбәрсез югала).

1950 елның июлендә 328 га җире булган «Дуслык» колхозын «Трактор» (үзәге Поповка) авыл хуҗалыгы артеле белән берләштерәләр, эреләндерелгән хуҗалыкка «Дуслык» исеме бирелә.

1959 елда «Дуслык» хуҗалыгы бетерелә, аның авыл хуҗалыгы җирләре һәм Липатовка, Винокуровка, Поповка авыллары «Завет Ильича» артеленә (үзәге Иске Зәй) кушыла. Мөстәкыйль хуҗалык итү мөмкинлеге калмагач, авыл халкы тарала башлый. Күпчелек гаилә Димитровкага күченә, кайберләре Зәй шәһәренә барып төпләнә[5].

1930 елга кадәр Татарстан АССР Чаллы кантоны Зәй волостена, 1930 елдан Чаллы районына, 1944 елдан Ямаш районына, 1957 елдан Акташ районына, 1959 елдан Зәй районына, 1962 елдан Әлмәт районына караган[2].

1967 елда Липатовка авылы яшәүдән туктый [2][6].

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]