Баграж урманчылыгы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Баграж урманчылыгы latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы

Баграж урманчылыгы, Баграж урманчылыгы бистәсе (рус. Багряжское лесничество, поселок Багряжского лесничества) — Татарстан АССР Зәй районы Поповка авыл советына караган [1], хәзер юкка чыккан торак пункт (авыл). 1990-еллар башыннан торак пункт буларак исәпкә алынмый. Координаталар: 55.343273, 52.170402.

Тышкы рәсемнәр
Авыл урынында корылган Пантелеймон Дәвалаучы часовнясы.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл Зәй районының көнчыгышында, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгының состав өлеше булган Кашка тау итәгендә, Урман Зәе (Ирнә) елгасының уңъяк кушылдыгы булган Баграж елгасының уң ярында, Зәй тимер юл станциясеннән 12 км читтәрәк урнашкан булган.

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1952 1993
35 2

1952 елның 1 гыйнварына авылда 12 хуҗалыкта 35 кеше, 1993 елның 1 гыйнварына 2 хуҗалыкта 2 кеше яшәгән.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында биредә II разрядлы Минзәлә № 2 урманчылыгы урнашкан булган. РИ Дәүләт мөлкәте министрлыгына караган әлеге урманчылыкның 3 атлы (объезд) һәм 34 җәяүле (обход) сагы булган. 1878 елда лесничий булып Зәйдә яшәүче коллежский асессор Алексей Павлович Кислянский эшләгәне билгеле.

1930 елга кадәр Татарстан АССР Чаллы кантоны Зәй волостена, 1930 елдан Чаллы районына, 1935 елдан Зәй районына, 1962 елдан Чаллы районына, 1972 елдан Зәй районына караган.

Совет хакимияте урнашкач, Кашка тауда Зәй урман хуҗалыгы булдырыла, ләкин 1934 елгы янгында аңа зур зыян килә һәм урман хуҗалыгы гамәлдән чыгарыла. Биредә Биклән урман хуҗалыгына караучы Баграж урманчылыгы гына калдырыла. Урманчылык базасында тәгәрмәч, көпчәк, чана, тырма, агач көрәкләр һ. б. авыл хуҗалыгы өчен кирәкле җиһазлар ясаучы сәнәгать артеле эшләп килә.

1993 елда урманчылык Иске Зәйгә күчерелә. 1990-еллар башыннан торак пункт буларак исәпкә алынмый.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Багряжское лесничество. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Издательство «Реноме», 1994. – С. 17-18.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]