Җәүдәт Миннәхмәтов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җәүдәт Миннәхмәтов latin yazuında])
Җәүдәт Миннәхмәтов
Туган 23 июнь 1955(1955-06-23) (68 яшь)
Тимершык, Саба районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Һөнәре эшкуар

Җәүдәт Мидхәт улы Миннәхмәтов (1955 елның 23 июне, Тимершык, Саба районы, Татарстан АССР, РСФСР, ССРБ) — Россия хуҗалык һәм җәмәгать эшлеклесе. «Татарстан Республикасының газлаштыру, энергияне сак тоту технологияләре һәм инженерлык челтәрләрен үстерү фонды» ДКУ генераль директоры. Халыкара класслы спорт остасы, Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе (2016).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җәүдәт Миннәхмәтов 1955 елның 23 июнендә Татарстан АССРның Саба районы Тимершык авылында күп балалы гаиләдә туа. Әтисе — Мидхәт — авыл советы секретаре, иминият агенты; әнисе — Шәмсүнә. 1974—1985 елларда студентлар төзелеш отрядларында эшли, төзелеш бригадаларын җитәкли.

1978 елда «галим-ветеринария табибы» белгечлеге буенча Казан дәүләт ветеринария институтын, 1998 елда «финанслар һәм кредит» белгечлеге буенча Мәскәү кулланучылар кооперациясе университетын тәмамлый.

1979—1986 елларда Казан шәһәренең җәмәгать туклануы идарәсе системасында эшли. 1986 елдан 1990 елга кадәр «Казан» ресторанын җитәкли.

1990—1996 елларда — Арча район кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе, халык депутатларының район Советы депутаты.

1996—1998 елларда — Биектау районы администрациясе башлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты[1]

1998 елның июленнән «Татарстан Республикасының газлаштыру, энергия саклаучы технологияләр һәм инженерлык челтәрләрен үстерү фонды» ДКУ генераль директоры[2]. 2001 елда өлкән улы Ирек Миннәхмәтов белән бергә Татарстанда «Казан даруханәләре» даруханәләре челтәре төзи.

2006 елдан «Россия Көрәш федерациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасын җитәкли[3].

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1979 елда өйләнгән. Хатыны Фәридә белән бергә өч бала үстерә.

Улы — Ирек (1980—2020), «Татспиртпром» АҖ генераль директоры, эшмәкәр, спортчы. Россиянең спорт остасы.

Кызы — Лилия (1987), эшмәкәр.

Улы — Радик (1988), «Казан-Арена» АҖ генераль директоры, спортчы. Россиянең спорт остасы.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Миннахметов Джаудат Мидхатович (рус.), Татцентр. 1 июнь 2018 тикшерелде.
  2. Миннахметов Джаудат Мидхатович. fondgaz.tatarstan.ru. әлеге чыганактан 2018-06-16 архивланды. 2018-06-01 тикшерелгән.
  3. Президент (рус.), Международная Федерация Борьбы на Поясах Корэш. 1 июнь 2018 тикшерелде. 2018 елның 16 апрель көнендә архивланган. архив күчермәсе, archived from the original on 2018-04-16, retrieved 2021-08-12