Әнисә Муллаголова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әнисә Муллаголова latin yazuında])
Әнисә Муллаголова
Туган 5 март 1963(1963-03-05) (61 яшь)
2нче Эткол, Баймак районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Башкортстан
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре журналист, университет профессоры
Эш бирүче Башкорт дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре кандидаты[d]

Әнисә Муллаголова (5 март 1963 ел) — галим—әдәбият белгече, югары мәктәп укытучысы, журналист. Филология фәннәре кандидаты, доцент. «Юлдаш» радиосы хезмәткәре. Россиянең һәм Башкортстанның мәгариф алдынгысы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әнисә Муса кызы Муллаголова Башкортстан Республикасының Баймак районы 2 нче Эткол авылында туган.

Атасы Дияров Муса Хәйретдин улы — профессиясе буенча ветеринар врач. Бу вазифада 33 ел эшләгәннән соң, келәт мөдире булган. Әнисе Венера Хизбулла кызы Темәс педагогия училищесында укыган. Әмма сугыштан соңгы авыр еллар йөге укуын тәмамларга комачаулаган. Шулай да мәктәп яны интернатында тәрбияче булып эшли, үзенең балаларын тәрбияләүгә багышлый.

Минең әсәйемдең әсәһе Әсмә Баймырҙина илле йыл буйы уҡытыусы булып эшләгән. Ул — Батыр Вәлит, Абдулхаҡ Игебаев кеүек күренекле шағирҙарҙың, Советтар Союзы Геройы Тәфтизан Миңнеғоловтың тәүге уҡытыусыһы. Бөгөн Баймаҡ районындағы Күсей ауылының урамдарының береһҙе уның исемен йөрөтә. Өләсәйемдең әсәһе ҡартҒәйниямал өләсәй революцияға саҡлы алтын табыу сәнәғәт предприятиеһы хужалары Рәмиевтарҙың балаларының рухи остазы булған. Ҡыҙы Әсмә лә кескәй Рәмиевтәр менән бергә тәрбиәләнгән. Бәлки, шуғалыр ҙа ул һәр яҡтан үҫешкән шәхес ине. Ул киң белемле булды, Ҡөрьәнде тулыһынса белә ине, аш-һыу, нағыш оҫтаһы ине. Революция еңгәндән һуң, ул уҡытыусы булып китә. Темәстә Башревком эшләй ул саҡта. Һәм Ғәйниямал ҡарт өлөсәйҙе, мәрхүмдең үтенесе буйынса ясин уҡыған өсөн ҡулға алалар. Фәҡәт Зәки Вәлидиҙең арҡаҙашы Муса Мортазиндың ярҙамы менән генә бәлә уны ситләп үтә. Ғәйниямал ҡарт өләсәйҙең дүрт балаһы араһында иң күренеклеһе — Башҡортостандың халыҡ яҙыусыһы Таңсулпан Ғарипова. Өләсәйемдең бер туған һеңлеһе Гөлнур Баймырҙина «РСФСР-ҙың атҡаҙанған уҡытыусыһы» ла ғүмер буйы уҡытыусы булып эшләне

Әнисә Муллагулова Сибай педагогия училищесында укыган. Аның укытучылары РСФСРның атказанган укытучылары Фәридә Гариф кызы Бикбулатова һәм Хөснетдин Хәйбулла улы Хәмитов аңа туган телнең нечкәлекләренә мәхәббәт тәрбияләгән.

Сибайда укыганда Әнисә театр белән мавыккан, драма түгәрәгенең әгъзасы булган. БДУ-да укыган дәвердә Башкорт дәүләт академия драма театрының ул чактагы директоры Рәис Исмәгыйлев җитәкчелегендәге театр студиясендә шөгыльләнгән.

Комсомол җәмәгать эшләренең алгы рәтендә йөргән кыз Башкортстан интернациональ студент төзелеш отрядлары составында Германиягә дә бара.

Артист Әхтәм Абушахманов алып барган «Сөйләм мәдәнияте» дәресләре дә ярдәм иткәндер, ул Азат Нәдергулов белән бергә «Пионер очкыны» радиотапшыруының алып баручысы булып та үз көчен сынап карый. Әмма ул үзендә укытучы һөнәренә тугрылык тоя.

Башкорт дәүләт университетының башкорт филологиясе факультетында танылган галим-педагоглар Марат Вәли улы Зәйнуллин, Роберт Нурмөхәммәт улы Баемов, Гыйният Сафиулла улы Кунафин, Гайса Батыргәрәй улы Хөсәенов эзләнүче көчен салган сәләтле студентына.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Республика сәнгать гимназия-интернатында укытучы һөнәре буенча тәүге адымнарын ясый.

БДУ аспиранты буларак, «Башкорт теле методикасы» дисциплинасы буенча лекцияләр укый.

1997 елда, тәҗрибә туплаган укытучы буларак, Башкорт дәүләт университетының башкорт филологиясе һәм фольклоры кафедрасына даими эшкә чакырыла.

2000 елда «Хәзерге заман башкорт хикәясе: жанр һәм стиль үзенчәлекләре» темасына кандидатлык диссертациясе яклый.

2002 ел — БДУ-ның Нефтекама филиалы директоры Октябрь Кәли улы Валитов белемле белгеч кәрәклеген әйткәч, Роберт Баемов киңәше белән Әнисә Муса кызы Муллаголова БДУ-ның Нефтекама филиалына эшкә барырга риза була. «Нефтекама шәһәре, иҗтимагый-икътисади үсеше буенча, Башкортстанның башка калаларыннан бер дә калышмый, сәләтле иҗади кешеләре белән дан тота», ди Әнисә Муса кызы.

Башта рус, башкорт, чит телләр филологиясе берләштергән гомуми филология кафедрасы гына була.

2005 елда, Башкортстанның төньяк-көнбатыш төбәгендәге урта һәм махсус урта белем бирү учреждениеләрендә башкорт телен ана теле буларак та, дәүләт теле буларак укытучы белгечләр җитмәгәнлектән, БДУ-ның Гыйльми советы карары белән Нефтекама филиалында аерым Башкорт филологиясе кафедрасы булдырыла.

2006 елдан Башкортстан Республикасының «БР халыклары телләре турында» Законын тормышка ашыра башлау өчен дә терәк була ул.

Төньяк-көнчыгыш төбәге халыкларының тарихын, мәдәниятен, көнкүрешен өйрәнү максатында укытучылар һәм студентлар фольклор һәм диалектологик экспедицияләр оештыралар.

Яңавыл, Тәтешле, Караидел, Балтач һәм Дүртөйле районнарында бай материал җыела. Студентлар XIX гасырның күренекле сәясәтче һәм мәгърифәтчесе Гали Чокрыйның, халык язучысы Зәйнәб Биишеваның, шагыйрьләр Әнгам Атнабаевның, Назар Нәҗминең, Шәехзадә Бабичның туган ягында, йорт-музейларында булалар.

Филиалга хәзерге чор язучылары, шагыйрьләре, галимнәре, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре чакырыла. Кафедрада Нефтекама, Агыйдел, Яңавыл калалары һәм Тәтешле, Илеш, Яңавыл районнарының мәгариф бүлекләренә башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларына методик ярдәм күрсәтү бәйләнешләре булдыыла.

Моннан тыш, кафедра оештырган еллык курсларда өч ел эчендә республиканың төрле почмакларыннан югары белемле 200дән артык кеше квалификациясен күтәрә. Шулай ук башкорт теле һәм әдәбияты буенча интенсив курслар эшли.

2006 елның мартында Нефтекама кафедрасының актив катнашлыгында «Кала башкорттары» конференциясе оештырыла, Ә 2007 елда Тәтешле районы администрациясе белән бергә «Башкортстан Республикасының төньяк-көнчыгыш төбәгенең этномәдәни һәм тел үзенчәлекләре» темасына төбәкара конференция уздырыла.

Шул ук елның азагында кафедраның турыдан катнашлыгында халык язучысы З. Биишеваның 100 еллык юбилеена багышланган «Башкортстан халыкларының хәзерге заман рухияте контексында Зәйнәб Биишева иҗаты» темасына республика фәнни-гамәли конференциясе уздырыла.

Аннары башкорт филологлары «Күп теллелек шартларында тел һәм әдәбият» Халыкара фәнни-гамәли конференциясен үткәрүдә актив катнаша.

Конференцияләр эше кафедраның редакция-нәшрият бүлегендә бастырып чыгарылган җыентыкларда лаеклы урын тапкан. Моннан тыш, филиал кафедрасы кирәкле фәнни, методик һәм белешмә әдәбият белән тәэмин итү мөмкинлеге бирә.

Әнисә Муса кызы бер Башкорт дәүләт университетының Нефтекама филиалында гына үзен чын югары мәктәп укытучысы, башкорт теле һәм әдәбияты, аны укыту методикасы белгече итеп ачты. Биредә ул башкорт әдәбияты тарихын һәм теориясен киң өйрәнү мөмкинлеген алды. Башкорт әдәбиятын борынгы заманнардан бирле хәзерге чорга кадәр өйрәнү бик күп вакыт һәм көч таләп итә.

Шул белеменә таянып уздырган дәресләре югары фәнни - методик осталык белән аерылып тора. Хәзерге заман әдәбиятын өйрәнү гыйлеменең казанышларын җентекле өйрәнгәнлектән, Муллаголова Ә. М. ел саен, югары уку йорты программалары һәм дәүләт стандартлары үзгәрешләрен исәпкә алып, лекция материалына өстәмәләр кертә, яңарта.

Ул үзенең студентларының белеменә таләпчән карый. Фәнни-тикшеренү эшчәнлегеннән читләшми, студентларның фәнни-гамәли эшчәнлеге, уку практикасы белән уңышлы җитәкчелек итә.

Студентлар Әнисә Муса кызы җитәкчелегендә башкорт теле һәм әдәбиятын укыту методикасының һәм тарихын өйрәнүнең көнүзәк мәсьәләләренә багышланган вуз һәм җөмһүрият фәнни-гамәли конференцияләрендә актив катнашалар.

Бер туганнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әнисә Муса кызының гаиләсендә тәрбияләнгән алты баланың дүртесе педагоглар. Сеңлесе Фәнзилә Муса кызы Баемова Кырмыскалы районында башкорт теле һәм әдәбияты укыта, «БР мәгариф алдынгысы». Ул Төбәкара башкорт теле укытучылары конкурсы җиңүчесе һәм Иң яхшы Россия укытучылар премиясенә лаек булды.

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Хәзерге заман башкорт хикәясе: жанр һәм тәм үзенчәлекләре» — Уфа, 2000. — 154 б.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]