Батырша
Габдулла Гали углы, Ğabdulla Ğali uğlı | |
---|---|
Туган телдә исем | Габдулла Гали улы |
Туган | 1710 Себер даругасының Карыш авылы (хәзерге Башкортстанның Балтач районы) |
Үлгән | 24 июнь 1762 Шлиссельбург, Россия империясе |
Милләт | татар |
Әлма-матер | Ташкичү мәдрәсәсе |
Һөнәре | мулла |
Батырша, чын исеме Габдулла Туктаргали углы Галиев (1710 — 24 июнь, 1762) (тарихи әдәбиятта — рус. Абдулла Алеев, Батырша Алиев, Абдулла Мязгялдин, Губайдулла Матзялтдин) — 1755-56 еллардагы Идел-Урал халыклары баш күтәрүе җитәкчесе, публицист, мулла.
Биография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Себер юлы, Уфа өязе Карышбаш исемле татар авылында туа. Үз исеме Габдулла, атасы — Туктаргали абыз, бабасы — Мәзгетдин, Ука елгасы буеннан XVI йөздә Танып буйларына күчеп килгән, патшага тугрылыклы хезмәт иткән мишәрләр нәселеннән.
Татарстан җирендәге Тайсуган (хәзерге Әлмәт районы) һәм Ташкичү (хәзерге Арча районы) авылларында мәдрәсәләрдә укый һәм укыта[1]. Тайсуган мәдрәсәсендә укыткан шәкертләре арасында — Габдрахман Тайсугани[2], мәдрәсәләр өчен дәреслекләр авторы.
1744 — 45 елларда Барда якларында мөгаллимлек итә. 1749 елдан Карышбаш авылы мулласы. Шәригатьне тирән белүе белән аерылып тора. Еш кына хакимнәр тарафыннан мирас эшләрен хәл итәр өчен чакырыла. 1754дә Себер юлы ахуны булып сайланыла, ләкин бу вазифаны алмый. 1754 — 55 елларда Уса, Себер юлларының байтак кына волостьларында була.
Рус хөкүмәтенең христианлаштыру сәясәтенә җавап итеп 1755 елның язында мөселманнарны җиһадка (баш күтәрүгә) өнди.
Батырша хәрәкәте буларак тарихка кергән баш күтәрү Рус империясе тарафыннан бастырыла һәм 1758 елда Батырша каторга җибәрелә.
1762 елда качып китәргә ниятләп Шлиссельбург крепостенең сакчылары белән тигез булмаган бәрелештә дүртесен балта белән чабып үтереп һәлак була.
Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1990 елның 21 октябрендә БАССР Балтач районы Иске Балтач авылында музее оештырылган.
- 2017 елда Санкт-Петербург шәһәрендә "XIV «Фәезханов укулары» конференциясе Батыршаның исемен мәңгеләштерү максатыннан, Ленинград өлкәсендә урнашкан Шлиссельбург ныгытмасында Батыршага хәтер тактасы урнаштыру тәкъдиме белән чыккан. Моңа җавап итеп рус праваслау җәмәгатьчелеге: «Батырша — дәүләткә каршы эшләгән антирус милләтче һәм дини фанатик», дип сөрән сала.[3]
Мирасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ http://almetraion.narod.ru/gold.htm
- ↑ Сарман районы энциклопедиясе, 1 нче китап: Чаллы, 2000, 29 бит.
- ↑ Ф. Ислаев.«Батыршаның исемен мәңгеләштерүне Рус праваслау чиркәве үзе дә яклап чыгарга тиеш»(үле сылтама)
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ф. Ислаев. Батырша восстаниесе. 1755 ел: Тарихи очерк 2016 елның 5 март көнендә архивланган.
- Батырша җитәкчелегендәге баш күтәрү һәм XVIII йөз татар җәмгыятендә иҗтимагый-мәдәни торыш. Фәнни-гамәли конференция материаллары (2005 елның 17 мае, Казан шәһәре)