Абдулмоталап Әбделкәримов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Абдулмоталап Әбделкәримов latin yazuında])
Абдулмоталап Әбделкәримов
Туган 1785
Уразай, Актаныш районы, Татарстан АССР
Үлгән билгесез

Абдулмоталап Әбделкәримов (1785—?) — хәрби эшлекле. 1812 елгы Ватан сугышында һәм Рус армиясенең чит илгә 1813-1814 еллардагы походларында катнашучы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Абдулмоталап Әбделкәримов (Абдулмоталап Әбделкәрим улы Исәнбаев) Ырынбур губернасы Гәрә вулысы (хәзерге Татарстан Республикасының Актаныш районы) Уразай авылында дигән татар авылыннан. Зауряд-есаул булып хезмәт итә.[1].

1812 елгы Ватан сугышы башлангач, 1814 елның ахырына кадәр 5-нче Башкорт атлы полкы составында французларга каршы сугышларда катнаша. 5-нче Башкорт атлы полкы Бөгелмә өязе Карбан авылында 12 нче, 11 нче һәм 10 нчы кантон башкорттарынан оештырыла һәм 1812 елның 29 авгусында Казан белән Чебоксар аша Түбән Новгородка бара. 15 октябрьдән кенәз П. М. Волконский отрядлары составына керә, Сураж һәм Велиж калаларында урнаша. 1 ноябрьдән генерал-майор М. М. Свечин отрядлары составына керә. 1812 елның 14-16 ноябрендә Березина буендагы алышларда катнаша. Ары Витебскида һәм Борисовта була. 1813 елның гыйнварында Данциг (Гданьск) ныгытмасын камауда катнаша. 1813 елның октябреннән 1814 елның апреленә кадәр Минск губернасында хезмәт итә, шул ук вакытта полкның бер өлеше Лейпциг янындагы сугышта катнаша һәм сугышны Парижда тәмамлый.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «1812 елгы сугыш истәлегенә» көмеш медале кавалеры

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Гатиятуллин З. Г. Башкиры 11-го кантона в Отечественной войне 1812 г // Ватандаш : журнал. — 2013. — № 8. — ISSN 1683-3554

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Асфатуллин С. Г. Северные амуры в Отечественной войне 1812 года. — Уфа: Уфимский полиграфкомбинат, 2000. — 160 с. — ISBN 5-85051-181-4.
  • Вклад Башкирии в победу России в Отечественной войне 1812 года. Сборник документов и материалов / сост. Р. Н. Рахимов [и др.]. — Уфа: Китап, 2012. — 488 с. — ISBN 978-5-295-05476-1.
  • Усманов А. Н. Башкирский народ в Отечественной войне 1812 года. — Уфа: Башкнигоиздат, 1964. — 136 с.