Якуб Агишев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Якуб Агишев latin yazuında])
(Агишев Якуб битеннән юнәлтелде)
Якуб Агишев
Туган телдә исем Якуб Хәлил улы Агишев
Туган 28 июль 1899(1899-07-28)
Пәлдәнге авылы, Күзнәй өязе, Сарытау губернасы
Үлгән 6 июнь 1972(1972-06-06) (72 яшь)
Казан, Татарстан
Яшәгән урын Каюм Насыйри урамы, Казан[1]
Милләт татар
Һөнәре әдәбият галиме, мөгаллим

Якуб Хәлил улы Агишев — татар әдәбият галиме, педагог, әдәби тәнкыйтьче. Филология фәннәре докторы (1946), доцент (1950).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Якуб Агишев 1899 елның 28 июлендә элекке Сарытау губернасының Күзнәй өязе (хәзерге Пенза өлкәсенең Күзнәй районы) Пәлдәнге авылында игенче дөньяга килә. Башлангыч белемне үз авылындагы мәдрәсәдә ала, 1912 елда исә әти-әнисе аны авылның бер сәүдәгәр кешесенә малайлыкка бирәләр. Яшүсмер чагында төрле шәһәрләрдә була. 1917-1918 елларда Якуб Агишев Архангельск шәһәренең приказчиклар клубында һәвәскәр артист булып эшли, 1915-1918 елларда экстерн тәртибендә Архангельск реаль училищесын тәмамлый.

1919-1925 елларда Якуб Агишев туган ягы авылларында балалар укыта. 1926 елда Казанга килеп, Татар телен гамәлгә кертү курсларын тәмамлый. Өч ел «Татстрах» оешмасында икътисадчы булып эшли. 1930-1933 елларда ул Казан педагогика институтында укый, аннары соң анда татар әдәбияты буенча аспирантура тәмамлый. Аннары Татарстан халык мәгарифе кадрларының белемен күтәрү институтында татар теле һәм әдәбияты бүлеге мөдире (1934-1937), Казан педагогия училищесы мөдире урынбасары (1937-1939), аннары Татар теле, әдәбияты һәм тарих фәнни-тикшеренү институтында өлкән фәнни хезмәткәр, гыйльми сәркатип, мөдир урынбасары (1939-1945), ә 1945-1947 елларда Казан театр училищесында укыта. 1946 елда Габдулла Тукай иҗаты буенча Мәскәүдә кандидатлык диссертациясен яклый, 1947-1951 елларда Казан педагогика институтында, 1951-1960 елларда Казан дәүләт университетында укыта.

XX йөз башы татар әдәбиятлары классиклары, аеруча Габдулла Тукай иҗатын өйрәнүгә Якуб Агишев күп көч сала. Аның «Тукай — патриот» (1942), «Габдулла Тукай иҗаты» (1948,1954), «Сайланма әсәрләр» (1954), «Пушкин һәм татар әдәбияты», «Некрасов һәм Тукай» һәм башка хезмәтләре бар.

Якуб Агишев 1972 елның 6 июнендә вафат була.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Әдипләребез — 1 нче том. Төзүчеләре — Рәис Даутов, Равил Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2009.