Азамат Тасимов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Азамат Тасимов latin yazuında])
Җенес ир-ат
Туу датасы 18 март 1984(1984-03-18)
Туу урыны Идел буе районы, Әстерхан өлкәсе, РСФСР, СССР
Үлем датасы 28 декабрь 2003(2003-12-28) (19 яшь)
Үлем урыны Дагстан, Россия
Һөнәр төре хәрби хезмәткәр
Активлык урыны Киләче
Сугыш Икенче чечен сугышы
Бүләкләр
Батырлык ордены Россия Федерациясе Каһарманы
Югалтуларның хәрби классификациясе сугышта үлгән[d]

Тасимов Азамат Өтепбиргән улы; 18 март, 1984, Кинелле, Әстерхан өлкәсе — 28 декабрь, 2003, Дагстан) — россияле хәрби, граната атучы, Россия Герое (2004).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әстерхан өлкәсенең Кинелле дигән йорт татарлары авылында туган.

Киләче урта мәктәбен тәмамлаган. 2002 елда хәрби хезмәткә алына. Разведчик-гранатомётчик булып хезмәт итә. 2003 елның декабрендә Руслан Гелаев бандасын күреп беренче булып ут ача, боевиклар белән булган әлеге бәрелештә снайпер тарафыннан үтерелә. Каһарманлыгы өчен 2004 елда Россия Герое исеменә лаек була. 2004 елның 18 гыйнварында туган авылында җирләнә.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Атасы — Өтепиргән Үтәгән улы Тасимов (1997 елда үлгән).

Анасы — Ардахте Ибраһим кызы Тасимова.

  • Өч кыз туганы.
  • Кызы- Диана Тасимова

Хатирә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Азамат Тасимов исеме Келәче авылында фронтта һаләк булганнарга куелган һәйкәлдә уелып язылган.
  • Келәче мәктәбенә 2004 елның 1 сентябрендә Азамат Тасимов исеме бирелә[1][2] һәм мәктәп каршында мемориаль такта урнаштырыла.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]