Ай тотылган төндә (балет)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ай тотылган төндә (балет) latin yazuında])

"Ай тотылган төндә"Мостай Кәримнең "Ай тотылган төндә" трагедиясе буенча композитор М. Әхмәтов иҗат иткән балет. Балет 1978 елда язылган.

Тасвирлау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Ай тотылган төндә» балетын композитор Морат Хөсәен улы Әхмәтов 1978 елда Мостай Кәримнең шул ук исемдәге пьесасы буенча иҗат итә. «Ай тотылган төндә» трагедиясе башкортларның ярым күчмә көнкүреше, патриархаль-ыру калдыклары сакланган дәвер вакыйгаларын яктырта. Мостай Кәрим бу трагедиясендә кыю шәхесләрнең иске йолаларга каршы чыгуын, иреккә, рухи азатлыкка омтылуын, әмма ул заман шартларында аларның һәлакәткә дучар булуын, йола кануны корбаннарына әверелүен тасвирлый. Әсәрнең төп идеяләре Опера һәм балет сәхнәсендә бию теле чаралары белән чагылдырыла.

Спектакльнең премьерасы Уфа шәһәрендә Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында 1982 елда була.

Спектакль ике пәрдәдән тора.

Либреттоның авторы — Э. В. Әхмәтова, балетмейстеры — Б. В. Танин, дирижеры — Г. Х. Моталов, куючы рәссамы — Е. Ефимов.

Төп партияләрне башкаручылар:

Спектакльнең пластик хәл ителеше классикадан модернга кадәрге төрле хореографик юнәлешләрне табигый рәвештә берләштерә. Балетның музыкасына башкорт фольклоры элементлары һәм заманча сәнгатьчә тасвирлау чаралары синтезы хас.

«Ай тотылган төндә» премьерасыннан соң вакытлы матбугатта дөнья күргән рецензияләрдә куючы балетмейстер эшенең оригинальлеге, композитор музыкасының драматизмы билгеләнә [1] 2018 елның 12 октябрь көнендә архивланган..

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

[2](үле сылтама)/Ай тотылган төндә (балет) // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.// Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

[3] 2018 елның 12 октябрь көнендә архивланган./Ватандаш журналы