Акылбәк Жапаров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Акылбәк Жапаров latin yazuında])
Акылбәк Жапаров
Кыргызстан Республикасы
Министрлар кабинеты рәисе
Вазыйфага керешкән
2021 елның 13 октябре
12-13 октябрь ― в. б.
Президент Садыр Жапаров
Аңа кадәр Улукбек Марипов
Жогорку Кеңеш депутаты
Вазыйфада
2000 ел – 2005 ел
КР икътисади үсеш һәм сәүдә министры
Вазыйфада
2007 ел – 2009 ел
Шәхси мәгълүмат
Туган 14 сентябрь 1964(1964-09-14) (59 яшь)
СССР, Кыргызстан ССР, Эссек-Күл өлкәсе, Рыбачье
Сәяси фирка Ар-Намыс
Белем Фрунзе политехника институтын (1986);
Бишкәк финанс-икътисад академиясе (2002)

Акылбәк Жапаров, Акылбәк Үсенбәк улы Жапаров (кырг. Акылбек Үсөнбекович Жапаров, 1964 елның 14 сентябре, СССР, Кыргызстан ССР, Эссек-Күл өлкәсе, Рыбачье) ― кыргыз сәясәтчесе, Кыргызстанның II, V, VI чакырылыш Жогорку Кеңеш депутаты; 2нче класслы дәүләт хезмәте дәүләт киңәшчесе; Кыргызстанның атказанган икътисадчысы (2002), икътисад фәннәре докторы. 2021 елның 13 октябреннән ― Кыргызстан Республикасы Министрлар кабинеты рәисе (12-13 октябрь ― в. б.)[1].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1964 елның 14 сентябрендә Кыргызстан ССР Эссек-Күл өлкәсенең Рыбачье (1993 елдан Балыкчы) шәһәрендә табиб Үсенбәк Жапаров һәм инженер Бегайым Сарынжиева гаиләсендә туган.

ВЛКСМның 40 еллыгы исемендәге урта мәктәпне (1981), «инженер-төзүче» белгечлеге буенча Фрунзе политехника институтын (1986, кызыл диплом белән), «финанс салым системалары, оешмалар менеджменты» белгечлеге буенча Бишкәк финанс-икътисад академиясен (2002) тәмамлаган.

Кыргыз, рус, инглиз һәм төрек телләрен белә.

1986―1990 елларда ― Фрунзе политехника институты укытучысы, әлеге институтның комсомол комитеты секретаре.

Сәяси эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1992―1993 елларда ― Кыргызстан Президенты Аппаратының яшьләр сәясәте мәсьәләләре бүлеге мөдире.

1993―1995 елларда ― Кыргызстан социал-демократик партиясе аппараты җитәкчесе, җаваплы сәркатибе.

1995―1996 елларда ― Кыргызстанның беренче вице-премьеры ярдәмчесе.

1996―1997 елларда ― КР Президенты каршындагы кыйммәтле кәгазьләр базары буенча Милли комиссия секретаре, әгъзасы.

1997―2000 елларда – КР Финанс министрлыгы каршындагы Дәүләт салым инспекциясенең түләүләрне эзләтеп алу идарәсе башлыгы.

2000―2005 елларда ― «Демократик көчләр берлеге» сайлау блогыннан Жогорку Кеңеш депутаты, «Кыргызстан төбәкләре» депутат төркеме әгъзасы.

2005―2007 елларда ― КР икътисад һәм финанс министры.

2007―2009 елларда ― КР икътисади үсеш һәм сәүдә министры.

2021 елның 1 июненнән ― Кыргызстан Республикасы Министрлар кабинеты рәисе урынбасары — Кыргызстан Республикасының икътисад һәм финанс министры.

2021 елның 13 октябреннән ― Кыргызстан Республикасы Министрлар кабинеты рәисе (12-13 октябрь ― в. б.) ― Кыргызстан Республикасы Президенты Администрациясе җитәкчесе[2] [3].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2002 – Кыргызстанның атказанган икътисадчысы
  • Кыргызстанның Нарын өлкәсе мактаулы гражданы

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән, кызлары Сәгадәт, Аҗар; улы Максат.

«Салымнар: кичә, бүген, иртәгә», «Икътисадны модернизацияләү стратегиясе», «Кыргызстан икътисадын модернизацияләү» китаплары һәм массакүләм мәгълүмат чараларында кайбер мәкаләләр авторы.

Кыргызстан Республикасының Жогорку Кеңеш депутаты Ирина Карамушкина белдерүе буенча, Акылбәк Жапаров ― берничә бина, шул исәптән, якынча бәясе 6 миллион долларлык «Damas» кунакханәсе хуҗасы[4].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]