Александр Вощинин
Александр Вощинин | |
---|---|
Туган | 15 апрель 1914 Яңа Петровка, Мичуринский сельсовет[d], Шаран райуны, СССР |
Үлгән | 11 ноябрь 1986 (72 яшь) Мәскәү, СССР |
Ватандашлыгы | Россия империясе СССР |
Һөнәре | хәрби хезмәткәр |
Хәрби дәрәҗә | вице-адмирал[d] |
Александр Вощинин (15 апрель 1914 ел — 11 ноябрь 1986 ел) — совет хәрби җитәкчесе, ССРБ Хәрби-Диңгез флотының 6 нчы идарә начальнигы, вице-адмирал (1968).
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Александр Николаевич Вощинин 1914 елның 15 апрелендә Башкортстан Республикасының хәзерге Ургыл районы Яңа Петровка авылында туа. Татар.
1937 елда Ленинград каласындагы М. В. Фрунзе исемендәге Югары команда хәрби-диңгез училищесының артиллерия факультетын тәмамлый. Сумы өлкәсенең Шостка каласына хәрби заводка юнәлтелә, анда өлкән техник, Хәрби-диңгез флоты вәкиле урынбасары, завод директоры вазифаларында эшли. Бөек Ватан сугышында катнаша.
1941-1943 елларда Хәрби-диңгез флоты Артиллерия идарәсенең оператив берләшмә составында яр буе ныгытма линиясе буенча эшләрне оештыра.
1943 елның апреленнән алып Мәскәү шәһәрендә Хәрби-диңгез флоты Артиллерия идарәсендә өлкән офицер. Сугыштан соң Семипалатинск полигонында үзәк коралларын беренче сынауларда катнаша.
1954-1966 елларда ХДФ-ның бүлек мөдире һәм 6 нчы идарә начальнигы урынбасары.
1966-1975 елларда ХДФ-ның 6 нчы идарә начальнигы. Яңа Җирдә үзәк коралын сынау җитәкчеләренең берсе.
1975 елда отставкага чыга.
Бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Кызыл Байрак ордены (1953)[1] I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1985)[1] II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1945)[1] Хезмәт Кызыл Байрак ордены (1972)[1] ике Кызыл Йолдыз ордены (1949, 1972)[1] III дәрәҗә «ССРБ Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәте өчен»[1] ССРБ медальләре[1].
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Доценко В. Д. . — 3000 экз. — ISBN 5-87288-095-2.
- Татарская энциклопедия. В 6 т. Т.1 (А-В). Казань, 2002.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 15 апрель көнне туганнар
- 1914 елда туганнар
- Шаран районында туганнар
- 11 ноябрь көнне вафатлар
- 1986 елда вафатлар
- Мәскәүдә вафатлар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Бәләбәй өязендә туганнар
- Кызыл Байрак ордены кавалерлары
- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары
- II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалерлары
- Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары
- «Ватанга ССРБ Кораллы Көчләрендә хезмәте өчен» III дәрәҗә ордены кавалерлары
- Сугышчан хезмәтләре өчен медале белән бүләкләнүчеләр
- «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнүчеләре
- «Японияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнүчеләр
- Фрунзе исемендәге хәрби-диңгез укуханәсен тәмамлаучылар
- СБКФ әгъзалары