Александр Западов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Александр Западов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Александр Западов
Туган 23 гыйнвар (5 февраль) 1907
Кронштадт, Санкт-Петербург губернасы, Россия империясе
Үлгән 11 сентябрь 1997(1997-09-11) (90 яшь)
Мәскәү, Россия
Күмү урыны Миусское кладбище[d]
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Әлма-матер Петербург дәүләт университеты
Һөнәре галим
Эш бирүче Петербург дәүләт университеты
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d]

Александр Западов (23 ғинуар [5 февраль1907 йыл, Кронштадт — 11 сентябрь 1997, Мәскәү) — совет һәм Русия әдәбият белгече, язучы. Филология фәннәре докторы (1959), профессор. РСФСР-ның атказанган фән эшлеклесе (1980). ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы (1960).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Западов Александр Васильевич гимназия укытучысы гаиләсендә туган. 1925 елда, «Красный Кронштадт» газетасында эшләгәндә әсәрләре басыла башлый (1925-1927).

1931 елда Ленинград тарихи-лингвистик институтның әдәби бүлеген (хәзерге — Санкт-Петербург дәүләт университетының филология факультеты), аның каршындагы аспирантураны тәмамлый (1933), Г. А. Гуковскийның укучысы. 1933-1935 елларда — «Молодая гвардия» нәшриятының Ленинград бүлеге мөхәррире. 1939-1941 елларда Рус әдәбияты институтында эшли. 1940 елда «Журнально-сатирическая литература 1760-1790-х гг.» темасына кандидатлык диссертациясе яклый. 1941 елда Курск педагогия институтының, аннары Львов укытучылар институтының доценты була.

Бөек Ватан сугышында катнаша. 1941 елның июленнән — Ленинград фронтында 531-нче артиллерия полкының взвод командиры. Аннары бу полк белән төрле фронтларда сугыша. 1942 елда ВКП(б) сафына керә[1]. Сугышны майор званиесендә 1-нче Ерак Көнчыгыш фронты идарәсенең оператив бүлеге начальнигы ярдәмчесе вазыйфасында тәмамлый. Ике тапкыр яралана, контузия ала[2].

1945-1947 елларда — Удмурт педагогия институты доценты. 1947-1954 елларда Ленинград дәүләт университетының филология факультетында укыта.

1954-1961 елларда Мәскәү дәүләт университетының рус әдәбияты тарихы һәм журналистика кафедрасы мөдире; 1962-1984 елларда — журналистика факультетының редакция-нәшрият эше кафедрасы мөдире. 1959 елда «Поэзия Державина» темасына докторлык диссертациясе яклый.

«Молодая гвардия» гәзитенең Мәскәү нәшриятында мөхәррир булып эшли.

Хатыны — Кулакова Любовь Ивановна (1906-1972), әдәбият белгече, А. И. Герцен исемендәге Ленинград дәүләт педагогия институтының профессоры[3]. Улы Владимир (1930-1998) — әдәбият белгече, XVIII гасыр рус әдәбияты тарихы буенча белгеч; кызы Елена (1938-1991) — филолог-бирманист[4].

Миус зыяратында җирләнгән[5].

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

А. В. Западовның XVIII гасырның рус язучылары һәм шагыйрьләре: М. В. Ломоносовның, Г. Р. Державинның, Н. И. Новиковның, А. П. Сумароковның, М. М. Херасковның һәм башкаларның ижатына багышланган хезмәтләре киң танылу алган. Югары уку йортларында укыткан елларында ул әдәбият теориясе, борынгы әдәбият һәм XVIII гасыр рус әдәбияты тарихы буенча курслар укый.

Төп хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кутузов проспекты, № 1/7 — «Известия» нәшриятының йортлары, архитектор Л. М. Поляков. Икенче адрес: Тарас Шевченко урамы, 7. Биредә әдәбият белгече А. В. Западов яшәгән
  • Западов А. В. И. А. Крылов (1769—1844). — М.-Л.: Искусство, 1951. — 96 с. — (Русские драматурги. Научно-популярные очерки).
  • Аппарат книги. М., 1957 (в соавт. с Е. М. Алехиной)
  • Западов А. В. Мастерство Державина. М., 1958.
  • Западов А. В. К вопросу об изучении и преподавании истории русской журналистики // «Вестник Московского университета. Историко-филологическая серия», 1959, № 1.
  • Западов А. В. Логические основы редактирования текста // О редактировании книги. М., 1959.
  • Западов А. В. Державин. — М.: Молодая гвардия, 1958. — 240 с. — (Жизнь замечательных людей). — 45 000 экз. (в пер.)
  • Западов А. В. М. В. Ломоносов и журналистика. М., 1961.
  • Западов А. В. Отец русской поэзии. О творчестве Ломоносова. M.: Советский писатель, 1961.
  • История русской журналистики XVIII—XIX вв. / под ред. А. В. Западова. М.: Высшая школа, 1963 (3-е изд. 1973)
  • Западов А. В. Русская журналистика XVIII в. М., 1964.
  • Западов А. В. Забытая слава: Историческая повесть (Александр Сумароков). — М.: Советский писатель, 1968. — 336 с. — 100 000 экз. (в пер.)
  • Западов А. В. Новиков / Серийная обл. Ю. Арндта; Оформление А. Степановой. — М.: Молодая гвардия, 1968. — 192, [18] с. — (Жизнь замечательных людей. Вып. 17 (441)). — 75 000 экз. (в пер.)
  • Западов А. В. Мысль и слово: из наблюдений над литературной работой В. И. Ленина. — М.: Советский писатель, 1970. — 360 с. — 25 000 экз. (3-е изд. 1977), удостоена Ломоносовской премии.
  • Западов А. В. В глубине строки: о мастерстве читателя. — М.: Советский писатель, 1972. — 296 с. — 40 000 экз. (2-е изд. 1975)
  • Западов А. В. Опасный дневник: (повесть о Семёне Андреевиче Порошине). — М.: Советский писатель, 1974. — 360 с. — 30 000 экз. (в пер.)
  • Западов А. В. Забытая слава. Опасный дневник: Исторические повести (Александр Сумароков, Семён Порошин). — М.: Советский писатель, 1976. — 624 с. — 100 000 экз. (в пер.)
  • Западов А. В. От рукописи к печатной странице: о мастерстве редактора. — М.: Советский писатель, 1978. — 16 000 экз. (2-е изд. 1982)
  • Недочитанные строки. Книговедческие статьи и очерки. М., 1979 (в соавт.)
  • Западов А. В. Поэты XVIII в.: (М. Ломоносов, Г. Державин). — М.: Изд-во МГУ, 1979. — 312 с. — 40 000 экз. (обл.)
  • Западов А. В. Поэты XVIII в.: (А. Кантемир, А. Сумароков, В. Майков, М. Херасков): Литературные очерки / Рецензенты: канд. филол. наук М. И. Алексеева, член Союза писателей СССР А. В. Кикнадзе. — М.: Изд-во МГУ, 1984. — 240 с. — 23 900 экз. (в пер.)
  • Западов А. В. Подвиг Антиоха Кантемира: исторический роман. М.: Советский писатель, 1988.
  • Западов А. В. М. В. Ломоносов и журналистика. — М.: Изд-во МГУ, 2011. — 120 с. — (К 300-летию со дня рождения М. В. Ломоносова. 1711—2011). — 500 экз. — ISBN 978-5-511-05883-5. (обл.)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сикорский Н. М. .
  • Московская энциклопедия. Том 1: Лица Москвы. Книга 6: А-Я. Дополнения. — М.: ОАО «Московские учебники», 2014

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]