Алишер Нәваи

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Мир Низаметдин Гыясетдин Алишер Нәваи
File-0111Navoii.jpeg
XVI гасыр миниатюрасы
Тулы исем:

чыгтай теле علیشیر نوایی

Һөнәре:

шагыйрь

Туу датасы:

9 февраль 1441(1441-02-09)

Туу җире:

Герат

гражданлык =
Үлем датасы:

3 гыйнвар 1501(1501-01-03) (59 яшь)

Үлем җире:

Герат

Мир Низаметдин Гыясетдин Алишер Нәваи Викиҗыентыкта

Мир Низаметдин Гыясетдин Алишер Нәваи (1441-1501) - үзбәк яңарыш дәвере шагыйре, фикер иясе һәм дәүләт эшлеклесе.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәшһәд, Герат һәм Сәмәрканд мәдрәсәләрендә укый, Гератта дөньяви белем алу бәхетенә ирешә. Герат мәдрәсәсендә бергә укыган иптәше Хөсәен Бәйкара Хөрәсән дәүләте белән идарә итә башлагач, Нәваине үз сараена эшкә ала, әмир дәрәҗәсенә күтәрә. Нәваи Габдрахман Җәминең шәкерте булып, киләчәктә аның фикердәшенә, дустына әйләнә. Ул да укытучысы кебек үк халык мәнфәгатьләрен кайгыртып яши, бар байлыгын шәһәрне төзекләндерүгә, юллар, мәктәпләр, китапханәләр, шифаханәләр салдыруга, сәнгать һәм фән өлкәсендә хезмәт куючыларга тота. Ул сарайда хезмәттә булганда әдәби түгәрәкләргә җитәкчелек итәргә дә вакыт тапкан.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нәваи - бик үткен телле, тәнкыйди рухлы иҗатчы. Үзенең әсәрләрендә ач күзле хөкүмәт вәкилләрен кискен тәнкыйть итә, аларның ришвәт алуларын, халык җилкәсендә яшәүләрен фаш итә, гади халык мәнфәгатьләрен беренчел куя.

Әдипнең иҗаты зур һәм күпкырлы: 30 лап күләмле әсәрләре - поэма, төрле диваннары, 3000нән артык газәлләре һәм башка тезмә әсәрләре билгеле. Нәваи мөселман Көнчыгышы халыкларының бай традицияләрен дәвам итеп, үз әдәби дөньясын тудыруга ирешә. 1498-1499 елларда “Фикер хәзинәсе” дип аталган шигъри җыентык тәкъдим итә, ул хронологик принципка корылган, гомеренең төрле чорларын эзлекле яктырткан “Балачак могҗизалары”, “Яшьлек зирәклеге”, “Гомер уртасының гаҗәеп җимешләре”, “Картлыкның файдалы киңәшәләре” дип аталган 4 диваннан гыйбарәт. Аларда газәлләр, касыйдәләр, кыйтга, робагый һәм башка жанрлардагы әсәрләре тупланган.

Нәваи иҗатының кульминацион ноктасы - аның “Бишлеге” – “Хәмсә”се. Ул Низами һәм укытучысы Җәми юлын дәвам итә, аларга таянып яза. Нәваи “Бишлеге” түбәндәге әсәрләрне берләштерә:

  1. “Изге кешеләрнең хәйранлыклары” (1483) – дидактик-фәлсәфи характердагы 64 бүлектән торучы поэма. Нәваи үзенең әңгәмәләрендә феодалларны, халыкны изгән бәкләрне, икейөзле, сатлыкҗан шәех һәм казыйларны көчле тәнкыйть утына тота. Бу әсәре шагыйрьнең этик һәм эстетик карашларын, шул чор вәзгыятен һәм әдипнең аңа мөнәсәбәтен яхшы чагылдыра.
  2. “Ләйлә вә Мәҗнүн” (1484) - традицион сюжетка корылса да, Нәваи поэмасы – эмоциональ фоны, җир тормышына якынайтылган булуы белән аерылып тора. Ләйлә биредә үз бәхете өчен көрәшә алырлык хатын-кыз итеп сурәтләнелә. Поэма кабиләара низагларга, искергән традицияләргә, хатын-кызның тормыштагы тигезсез халәтенә протест буларак яңгырый. Әсәр саф мәхәббәткә, илаһи сөюгә дан җырлый.
  3. “Фәрһад вә Ширин” (1484) – шулай ук әфлатун мәхәббәте темасына багышланган әсәр. Бу поэма Низами тәэсирендә язылса да, бөтенләй оригиналь яңгырашка ия. Иң зур аерма – Фәрһад образы белән бәйле. Ул Нәвои әсәрендә - Кытай хаканы улы, ә гади эшче, ташчы егет түгел. Шулай да ул искиткеч тәрбияле, патша малайларына хас булмаганча гади, кешелекле, иң матур сыйфатларны гына үзендә туплаган образ. Әсәрнең исеменнән үк аңлашылганча, бу поэмада аңа урын үзәктән бирелә. Нәвои фикеренчә, мәхәббәт дини, милли тыюларны, чикләүләрне белми. Поэмада, гомумән, халыклар дуслыгы мәсьәләсе дә күтәрелә, Фәрһад, Шапур образлары аша толерантлык проблемаларын да хәл итә. Җирдәге бәхетле тормыш өчен милләтара, динара ызгыш-тартышларның булмавы мөһимлегенә басым ясала.
  4. “Җиде планета” (1484) – Низаминың “Җиде гүзәл” әсәренә аваздаш. Шулай ук поэма үзәгендә – Бәһрәмгүр образы бирелә. Сюжетта аерымлыклар шактый күзәтелә, бу әсәрдә сатирик элементлар күп кулланыла.Әсәрдә Нәвоинең гадел җәмгыять, җирдәге бәхетле тормыш хакындагы идеаллары, кешелеклелек принцибына корылган уй-хыяллары чагылыш таба. Әлеге поэмасы белән Нәвои Хөрәсән дәүләте җитәкчеләрен, тимуридларны тәнкыйть итә. Халык мәнфәгатьләрен кайгыртырга, яшәешнең һәр изгелен башкалар бәхете өчен сарыф итәргә, кешеләрне ярату аша бәхеткә омтылырга чакыра.
  5. “Искәндәр дивары” (1485) – иҗтимагый, фәлсәфи характердагы гуманистик әсәр. Әдип бу әсәре белән тагын бер кат халык бәхете өчен яшәү генә, эшләгән, кылган изге гамәлләр генә кешене үлемсез итә дигән фикеренә басым ясый. Идарәчеләрне, гомумән һәр кешене бер көнлек ләззәт, кыска вакытлы шатлык, байлык артыннан артыннан кумыйча, үзеңнән соң исемең калырлык гамәлләр кылырга чакыра.

“Хәмсә”сеннән тыш, Нәваинең “Кырык хәдис” дип аталган, Мөхәммәт пәйгамбәр хәдисләренә таянып, алардагы тема-проблемаларны күтәреп язган хезмәте дә билгеле. Ул, нигездә, Г.Җәминең шул ук исемдәге фарсы телендә иҗат иткән әсәрләренең төрки телдәге әдәби эшкәртмәсе. Янәдән, фарсы телендә язылган “Диван Фани” дигән лирик шигырьләр, “Алты зарурият”, “Дүрт фасыл” исемле касыйдәләр җыентыгы бар. Шулай ук әдәбият тарихы, нәзарияе юнәлешендә дә хезмәтләр калдырган.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Шәрык халыклары әдәбияты тарихы. Лекцияләрнең кыскача конспекты. КФУ, 2014.