Алмас Булатов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алмас Булатов latin yazuında])
Алмас Булатов
Туган 2 май 1931(1931-05-02)
Түбән Сукаеш, Тымытык районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Үлгән 11 сентябрь 2012(2012-09-11) (81 яшь)
Зур Сукаеш, Азнакай районы, Татарстан, Россия
Ватандашлыгы  СССР

Алмас Харис улы Булатов (2 май 1931(1931-05-02), Түбән Сукаеш, Тымытык районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР11 сентябрь 2012(2012-09-11) (81 яшь), Зур Сукаеш, Азнакай районы, Татарстан, Россия) — Татарстан АССРның Азнакай районы Тырыш колхозы комбайнчысы. Социалистик Хезмәт Каһарманы (1971).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алмас Булатов 1931 елның 2 маенда Татарстан АССРның Тымытык районы Түбән Сукаеш авылында крестьян гаиләсендә туа[1]. Хезмәт эшчәнлеген Бөек Ватан сугышы елларында башлаган, колхоз кырларында өлкәннәргә ярдәм иткән. 1945 елда үз авылында җидееллык мәктәпне тәмамлый. 1949 елда — кичке урта мәктәпне, киң профильле механизатор белгечлеге ала. «Тырыш» колхозы басуларында эшли. Хәрби хезмәт итеп, өйгә кайта. Техник-механик белгечлеге буенча Чистай совхоз-техникумын тәмамлаган. 1965 елдан 1979 елга кадәр шикәр чөгендере үстерү буынын җитәкли, уракта икмәкне урып-җыюда комбайнчы булып эшли, аннары кырчылык бригадасын җитәкли.

ССРБ Югары Шурасы Президиумының 1971 елның 8 апрелендәге Указы нигезендә, авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерүдә һәм дәүләткә игенчелек һәм терлекчелек продуктларын сатуның биш еллык планын үтәүдә ирешкән уңышлары өчен Булатов Алмас Харис улына Ленин ордены һәм «Урак һәм Чүкеч» алтын медале тапшырылып, Социалистик Хезмәт Каһарманы исеме бирелә.

1981 елда колхозның партия оешмасы секретаре итеп сайлана. Бу вазифада 1989 елга кадәр кала. Аннан соң техника куркынычсызлыгы буенча инженер булып эшли. 1992—1999 елларда колхоз остаханәләрен җитәкли. Күп еллар дәвамында яшьләр остазы буларак зур эш алып бара, берничә тапкыр авыл Советы депутаты итеп сайлана, СБКФның өлкә комитеты әгъзасы була, ССРБ һөнәр берлекләренең XVI съезды эшендә катнаша, Азнакай районы халык суды рәисе була.

Азнакай районының Зур Сукаеш авылында яшәгән. 2012 елның 11 сентябрендә вафат була[2].

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Алмас Харисович Булатов / warheroes.ru
  2. Ушел из жизни Ге­рой Со­ци­а­лис­ти­чес­ко­го Тру­да Ал­мас Булатов

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]